Кайбычлылар Казан шәһәренең Мирный бистәсендәге Каенлыкта узган Сабантуенда да гөрләтеп чыгыш ясап кайтты. И, яратып та карадылар соң безнекеләрнең чыгышларын! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кунакчыл Кайбыч йортының ишек алдына керде, безнең икмәк, чәк-чәктән, җиләкләрдән авыз итте, талантларыбызны күрде, алар белән бергә фотоларга да төште.
Татарстан Президентын Кайбычта яшәүче милли киемнәрдәге татар, рус, чуваш, керәшеннәребез, өч телдә сәламләп, сый-нигъмәтләре белән каршы алды. Олы Тәрбитнең "Тәңкәләр" фольклор ансамбленә йөрүче өлкән яшьтәге апа-әбиләребезнең, чигүле альяпкычларын, күлмәкләрендәге көмеш тәңкәләрен чыңлата-чыңлата, такмак әйтә-әйтә гармунга биюләрен күргәч, Президентыбыз түзмәде, алар арасына кереп фотога төште. (Сабантуйдан фотолар шулкадәр күп, сез аларны газетабызның сайтыннан карый аласыз). Президент командасындагы берәү:
- Данлыклы "Бурановские бабушки" ансамбленнән бер дә ким түгел бу ансамбль! Менә ичмасам шәп җырлыйлар! - дип куйды.
Кем белә, бәлки удмурт әбиләре кебек, безнең сиксәнгә якынлашып килүче Агния апаларыбыз да телевизор экраннарыннан бер дә төшмәс әле. Дөньяга чыгаручы гына булсын, алар булдырачак! Президентыбыз да әнә ничек яратты бит үзләрен!
Казан Сабан туе бер-берсенә янәшә урнашкан ике мәйданда уза икән. Төп мәйданга керүгә үк, республиканың 11 районының традицион өй яны хуҗалыкларын чагылдырган мәйданчыкларына тап буласың. Ике ел рәттән Мордовиянең Ләмбрә районында Татарстан исеменнән чыгыш ясаган районыбызның Казан Сабантуенда тәүге тапкыр гына катнашуы булса да, беренче коймак төерле булмады. 26 яшьлек Кайбычны хәзер беләләр, матур эшләренә сокланалар, шуңа да республикакүләм чараларга чакырып кына торалар, үзебездә дә еш уза алар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы милли бәйрәмдә районыбызның тарихи-мәдәни үткәнен, бүгенгесен - чын йөзен чагылдырудагы тырышлыклары өчен анда катнашучыларның барысына да планеркада тирән рәхмәтен белдерде. "Безгә әллә кайчаннан катнаша башларга кирәк иде инде шундый дәрәҗәдәге зур бәйрәмнәрдә. Без беркемнән дә ким түгел. Кайбычта булган халык яши, эшне тиешенчә оештыра белергә генә кирәк. Казан мэры Илсур Метшин да Сабантуйга шундый зур әзерлек белән килүебезне югары бәяләде", - диде.
Ә Кайбыч мәйданчыгыннан халык бер дә өзелмәде, татарстанлылар гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән килүчеләр дә, чит ил кунаклары да күрде безнекеләрне, халык уеннарында катнаштылар, бүләкләр оттылар, сыйларыбыздан авыз иттеләр. Кайбычның чын йөзен күрсәтүче экспонатларга бай иде ул. Безнең ишек алдына керә-керешкә керәшен халкының яшәешен чагылдырган зур агач йортка тап буласың. Чигүле сөлге-мендәрләр, тукылган паласлар, сандык, милли ризыклардан әзерләнгән табын күпләрне кызыксындырды. Укытучы Римма Васильева кунакларга бай мәгълүмат бирде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та дәрәҗәле кунакларга керәшен өендә мавыктыргыч экскурсия уздырды. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Илшат Гафуров, якташыбыз, генерал-майор Рафил Ногманов, Төркия, Кытай вәкилләре, Чувшиядән килүчеләр дә булды безнең ишек алдында. Ә күрше йортка, әйтерсең лә, Галия Кайбицкая исемендәге музей үзе күчкән. Анда керүчеләр музей директоры Энҗе Миңгалиеваны яратып тыңлады.
Сабантуе мәйданында нәкъ авыл йортындагы кебек зур мичкә ягып, коймак пешергәннәрен күргәнегез бар идеме әле? Минем, юк. Ә менә Кошманнан Гөлшаһидә, Мәдинә, Диләрәләр, мичтә коймак пешереп, кунакларны сыйлады. Кызу көнне мич янында торуы бер дә рәхәт булмагандыр үзләренә. Әмма йөзләреннән бер дә елмаю китмәде. Кунакчыл йортның хуҗасы Лилия Сафина (авыл җирлеге башлыгы) үзе дә, командасы да милли киемнәрдән. Табыннарында ни генә юк! Нигъмәт тулы өстәлләр яныннан узып баручы егет белән кызның гөбәдия белән юкага күзе төшкән әнә. Бу ризыкларның составында ниләр булуы белән кызыксындылар, авыз да иттеләр.
- Татар халык ашлары бигрәк тәмле икән. Без үзебез Мордовиядән, - диде Лена. - Кайбыч дигән язуны әллә каян күреп, сезнең мәйданчыкка кердек. - Хәзер бу исем безгә таныш инде, Ләмбрәгә килдегез бит, бездә дә булдыгыз. Сабантуйда төрле милләт кешеләре күңел ача, ризыклары белән сыйлана. Нинди матур күренеш!
Ә бу йортта иңнәренә сөлге таккан татар «бабае», тирләп-пешеп, мунча себеркесе бәйли, әллә никадәр мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, башка төрле дару үләннәре киптергән. Каен себеркесен сатып алырга өйрәнгән шәһәр кешеләре Рифат Гыймадиевны да (Борындык авыл җирлеге башлыгы) яратып күзәтте. Килештерә белә дә инде үзе!
Кайбычның елкылдап торган аты, токымлы сарыклары, бозаулары, кәҗәләре, куяннар яныннан да кеше бер дә өзелмәде. Күлдә безнең балыклар йөзә. Урманчылар юкә балы, умартачылык продукциясен мулдан алып килгән. Пыяла тартмадагы тере умарта кортларын күзәтү үзе бер кызык булды. Кошманнан Айдар Насретдинов балчыктан чүлмәкләр ясау алымнарын күрсәтте.Кайбыч икмәк пешерү комбинаты директоры Илшат Гатиятуллинны танырлык та түгел: икмәк пешерүче кебек киенгән. Өстәл тулы икмәк, янәшәдәгесендә -ипи калайлары. Кул тегермәне белән он да тарттыра, капчык-капчык бодае да бар. Шунда бер бала әнисенә гаҗәпләнеп карап куйды. Янәсе, бу абый нишли ул? Егерме беренче гасыр баласы каян белсен соң ул тегермәнне!?
-Элек, кызым, ипи пешерү өчен онны әнә шулай кул белән тарттырганнар. Синең карт дәү әниеңдә дә бар иде андый тегермән. Икмәк табынга килгәнче әллә никадәр юл уза шул ул, балакаем, - диде кызның әнисе. Илшат Рәфыйковичка да рәхмәтен җиткерде: -Халкыбызның гореф-гадәтләрен Казанга кадәр алып килеп, безнең балаларга да күрсәтүегез өчен мең рәхмәт сезгә.
Сәхнәдә Рамилә Әбләзова җитәкчелегендәге авыл яшьләре биючеләре өздерде генә! Үзешчәннәребез концерт куйды. Кече Мәмедән «Палан» ансамбле бәйрәм бизәге булды.
Авыл йортын чагылдырган күренешләрне караганнан соң, бәйрәмнең төп өлеше икенче мәйданда башланып китте. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлавында болай диде:
- Сәхнәгә килеп җиткәнче җырлый-җырлый тавышым да беткән ахрысы, шуңа да ачуланмассыз инде. Сабан туен ел саен аерым уңышлар белән каршы алабыз. Республикабыздагы матур үзгәрешләрдә барыгызның да өлеше бар. Хезмәтегез, республиканы яратугыз өчен зур рәхмәт», - диде ул.
Ә бәйрәм үзе «Иртә» күренеше белән башланып китте. «Казан сөлгесе», «Йөзек салыш», «Бүләк җыю», «Бәйрәм өстәле», «Егетләркыюлыгы», «Бүләк алмашу» күренешләрен дә яратып карадык.
Нет комментариев