Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар "Йолдызлык –2017" – республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналында катнашачак

26-27 мартта Буада "Йолдызлык -2017" - республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры үтте. Анда район турында призлы урын яулаган Кайбыч балалары да катнашты һәм уңышка иреште.

Зона этабы нәтиҗәләре буенча, «Хореография» (кечкенәләр төркеме) номинациясендә Олы Кайбычның «Авыл дэнс» бию төркеме беренче урынны яулады. «Вокал ансамбльләр» (кечкенәләр төркеме) номинациясендә Иске Чәчкабның «Салават күпере» кызлары өченче урынга лаек булды. Борындыктан Зәмирә Зарифуллина һәм Олы Кайбычтан Гөлназ Гайнуллина «Вокал-соло» (беренче кечкенәләр төркеме) һәм «Вокал-соло» (икенче кечкенәләр төркеме) номинацияләрендә беренче урынны алды. «Вокал-соло» уртанчылар төркеме (кызлар) номинациясендә беренче-икенче урыннарны Олы Кайбычтан Азалия Миңнуллина һәм Лилия Шамилова бүлеште. Иске Чәчкабтан Илгизә Хөсәенова һәм Баязит Хәсәнов «Конферанс» (уртанчылар төркеме) номинациясендә икенче урынны яулады. Барлык призерлар да апрель аенда Казан шәһәрендә үтәчәк бәйге суперфиналында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар "Йолдызлык –2017" – республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналында катнашачак