Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның "Ак җилкән" театр коллективы "Мәхәббәткә биш минут кала" әсәрен сәхнәләштерде

«Ак җилкән» театр коллективы район мәдәният йортында татар халык язучы Ләбиб Леронның "Мәхәббәткә биш минут кала" спектаклен сәхнәләштерде. Халык театры исемен алган әлеге коллектив елдан-ел яңа үрләр яулый, осталыгын үстерә, ныгыта. Алай гына да түгел, алар театр коллективлары арасында узучы "Идел йорт" дип исемләнгән XVI төбәкара фестиваль -бәйгедә дә катнашачаклар.

Сәхнә бизәлеше дә күз явын алырлык матур иде. Күркәм дача ишек алды, бакчада аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Мелодрама сюжеты беренче минутлардан аңлашылып бетмәсә дә, әкренләп чишелеш ягына таба бик кызыклы барды. Әлеге йорт хуҗасы, булдыклы эшмәкәр Райнур (Рафаэль Нигъмәтуллин) тормыш иптәше Фәнүсә (Светлана Зиядиева) белән яңа йортка күчү уңаеннан бәйрәм үткәрәләр. Туганнарын, дусларын чакыралар. Һәм шунда иң кызык вакыйгалар башланып китә дә. Фәнүсәнең курсташ кызы Хәдичә (Лилия Вәлиуллина) ире Фәннур (Фәнил Җамалетдинов), күршеләре Сәрия (Лилия Шамилова), Газинур, Нургази (Ленар Баһавиев), телсез рәссам Илнур (Рузил Газизов), эшмәкәрнең әнисе Гөлчирә (Рушания Лотфуллина) кунакка кайталар. Нургазинең беренче мәхәббәте Нәфисә ролендә - Алинә Хәйретдинова, Гөлчирә ролен, Рушания Лотфуллинаның яшь чагын кызы Зөһрә уйнады. Райнур, Илнур, Фәннур очраклы күрешкәнме, бу язмыш тәкъдиреме? Әлеге интрига спектакльнең соңгы минутларына кадәр саклана.
Драмада яшьлек хатасы, көнчелек, беренче саф мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләре, ялгызлык темалары чагыла.
- Бик оста уйнадыгыз, рәхмәт сезгә! Сезнең белән бергә еладык та, көлдек тә. Чыннан да, әлеге спектакль тормыштан алынган, ул безне күп нәрсәгә өйрәтә. Уңышлар сезгә, "Идел йорт" фестиваль -бәйгесендә дә беренчелекне алып кайтыгыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, спектакль тәмамлангач.
Тамашачылар дәррәү кул чаптылар. Спектакль аларны күп нәрсәгә, гафу итәргә, дөньяның кадерен белергә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ак җилкән» театр коллективы район мәдәният йортында