Кайбычның чаңгы юллары
Сочида XXII кышкы Олимпиада барган көннәрдә илебез халкы спортчыларыбыз өчен җан ата. Аларга теләктәшлек иткәндәй, узган якшәмбедә Кайбыч халкы да "Россиянең чаңгы юллары" дигән массакүләм спорт ярышында катнашты.
1982 елдан бирле үткәрелүче әлеге ярыш Кайбычта да ел саен бәйрәм төсе ала. Әнә быел да ял паркына чаңгычылар күп җыелган. Һәр елдагыча иң зур күпчелекне мәктәп укучылары тәшкил итә. Район үзәгендәге оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре дә чаңгыга баскан. Ял паркына чаңгычыларны карарга болай гына - тамашачы буларак килүчеләр дә шактый.
Бу көнне ярышларда, авыл җирлекләрен дә кертеп, барлыгы 1800 дән артык, шул исәптән Олы Кайбычтан 250 укучы, оешма, учреждениеләрдән иллеләп кеше катнашты. Спорт бәйрәмендә катнашучылар өчен Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Кайбыч кооператоры" азык- төлек, шашлык, кайнар чәй сатуны оештырган иде. Мәдәният хезмәткәрләре дә ярыштан читтә калмаган. Чаңгычылар арасында пенсия яшендәгеләр дә шактый иде.
- Җитмеш биш яшькә якынлашып килсәм дә, көн саен чаңгыда берничә чакрым араны әйләнеп кайтам. "Россиянең чаңгы юллары" ярышында да һәр елны теләп катнашам, аны көтеп алам. Хәзер яшьләрнең күбесе компьютер яныннан китә алмый. Без малай чакта телевизор да юк иде. Шуңа физик хезмәт белән чыныгып үстек, - ди хезмәт ветераны Альберт Ярхәмов.
Чаңгы ярышын һәр елдагыча Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары башлап җибәрде. Беренче класс малайлары арасында Альберт аганың оныгы Илназ Хафизов беренче килде. Димәк, бабасы кебек спортны яратып үсә. Кызлардан Раилә Садыйкова беренче булды.
Укучылар арасында һәр класстан җиңүчеләр ачыкланды. Башка еллардан аермалы буларак, быел биредә Зур Урсак, Федоровское авылларыннан да укучылар катнашты. Урсаклылардан 11 класс укучысы Алмаз Нуриев, көндәшләрен ярты чакрымга кадәр артта калдырып, финиш сызыгын беренче булып үтте. Шул ук мәктәптән Язилә Сираева да сынатмады, үз яшьтәшләре арасында җиңүгә иреште.
- Бу ярышта икенче тапкыр катнашуым. Чаңгыда шуарга яратам. Салкын көннәрдә дә чаңгыда шуудан туктамадым, - ди Язилә.
Барлык җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлекле медальләр тапшырылды. Укучыларга Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов акчалата бүләкләр әзерләгән. Хәйриячелек - аның күңел халәте. Районда ярышларда даими спонсорлык ярдәме күрсәтеп килә. Кайбыч укучылары сәламәт яшәү рәвеше алып барсын, яман гадәтләрдән читтә торсын дип тырыша ул.
Альберт аганың кызы - банкир Илсөя Хафизова да чаңгычылар арасында. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, банкирларның тагын берсе - Юрий Канашов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Ольга Макарова һәм башка җитәкчеләр дә коллективлары белән чаңгыга баскан.
Оешмалар хезмәткәрләре арасында "Кайбыч" полиция бүлекчәсеннән Фәннүр Хикмәтуллин, хатын-кызлар арасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Гөлинә Габдрахманова финиш сызыгын беренче булып үтте. Лаеклы ялдагылар арасында Альберт Ярхәмов белән Мәдинә Закирова иң җитезләре булды. Бу көнне ял паркына килүчеләр кышкы саф һавада рәхәтләнеп ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев