Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбычта балалар Раштуа концертында яңа сәхнә костюмнарыннан чыгыш ясадылар

Раштуа төнендә Турминский мәдәният йортында чыгыш ясаган "Җимерелмәс дивар" яшьләр иҗат коллективына йөрүче балаларны танырлык та түгел иде. Алар барысы да яңа костюмнардан чыгыш ясады.

Рус һәм керәшен татарлары костюмнарын без Раштуага дип Канаш шәһәрендә махсус тектердек. Гаилә кыйммәтләре үзәгендә оештырылган бу коллективка йөрүче балалар дини бәйрәмнәрдә еш чыгыш ясый. Әмма аларның бу көнгә кадәр сәхнә костюмнары юк иде әле. Хыялларыбызны тормышка ашырырга "Ритэк" җәмгыяте үткәргән социаль- мәдәни проектлар конкурсында җиңүебез ярдәм итте. Без откан грант күләме 230 мең сум иде. Без бу акчага фотоаппарат, принтер, картридж да сатып алдык. Кызлар өчен җидешәр рус һәм керәшен татарлары костюмнары, малайларга алты костюм тектердек,- диде җитәкчеләре Надежда Ермолаева.
Сүзгә Олы Тәрбит кызы Марина Тараканова да кушылды:
Безнең бәйрәмгә әзерлек бик күңелле һәм үзенчәлекле булды. Яңа күлмәкләр дә була дигәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Репетицияне башлаганчы без "Җимерелмәс дивар" группасының җитәкчесе Надежда Анатольевна белән бу бәйрәмне уздыру тәртибен үзара киңәшләштек,сөйләштек,барлык катнашучылар нинди җырлар җырлавын,шигырьләр сөйләүләре турында сөйләштек. Беренче репетицияне без Хуҗа Хәсән мәдәният йортында ясадык.Килгәч барлык катнашучылар белән башта танышып чыктык,барыбыз да уртак тел табып репетициябезне башлап җибәрдек менә шулай. Барлык катнашучылар тырыштылар,булыштылар,үзләренең киңәшләрен бирделәр.Без алар белән биюләр,төрле эчтәлекле матур җырлар табып,шул репетицияләрдә аларны өйрәнеп,шушы зур бәйрәмгә әзерләндек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта балалар Раштуа концертында яңа сәхнә костюмнарыннан чыгыш ясадылар