Кайбычта бер педагогка дүрт укучы туры килә
Кайбыч мәктәпләрендә 1628 укучы белем ала, аларга 400 ләп укытучы, тәрбияче белем һәм тәрбия бирә. Бу бер укытучыга дүрт укучы туры килә дигән сүз. Димәк, һәр укучы белән шәхси шөгыльләнергә, аларны имтиханнарга ныклап әзерләргә мөмкинлекләр зур.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Борындык төп мәктәбендә район мәктәпләреннән җыелган класс җитәкчеләре белән очрашуында шулай диде.
"Ачык Татарстан" электрон порталы буенча да республика районнары, дәвалау учреждениеләренең, мәктәпләренең рейтингын көндәлек күзәтеп барган муниципалитет башлыгы уку-укытуның сыйфатлы булуында класс җитәкчеләренең роле зур булуына басым ясады. Мәгариф эшчәнлеге буенча әле кайчан гына рейтингта арттарак йөргән Кайбыч хәзер урталыкта диярлек. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре укытучылар хезмәтенә дә бәя куя. Район башлыгы укытучыларны иҗади хезмәткә чакырды һәм:
- Үз эшен яратып, балалар өчен янып-көеп йөргән укытучылар, тәрбиячеләр күбрәк булсын иде. Нәкъ менә шундый педагогларның укучылары уңышларга ирешә. Әнә Олы Кайбыч мәктәбендә укучыларның бер минут буш вакыты юк. Алар спорт ярышларында да җиңү яулый, бию осталары да монда, түгәрәкләргә дә йөриләр. Класстан тыш чараларда катнашу укуларына да зыян китерми. Бадминтончы егет-кызларыбыз, республикада җиңү яулап, хәзер Татарстан данын якларга Саратовка китте. Федоровское, Борындык, Мөрәле мәктәпләрендәге физкультура укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Ә Хуҗа Хәсән мәктәбенең технология укытучысы Светлана Бартязова укучысы белән Санкт-Петербургтагы бәйгедә җиңеп, хәзер Мәскәүгә әзерләнәләр. Әнә шундый инициативалы укытучылар күбрәк булсын иде. Талантлы балалар һәр мәктәптә бар ул, аларның сәләтен вакытында күреп алып, алга таба үстерә белергә, һөнәр сайлаганда дөрес юнәлеш бирергә кирәк, - диде.
Ә җыелыш узган Борындык мәктәбен капиталь ремонт программасына кертергә җыеналар. Район башлыгы бу хакта Татарстан Президенты белән сөйләшү алып барачагын әйтте. Соңгы ике елда райондагы биш мәктәпкә ремонт үткәрелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев