Кайбычта иң күркәм гаиләне ачыкладылар
Район мәдәният йортында "Гаилә һәм мәктәп" журналының "Күркәм гаилә - 2015" Бөтенроссия күләмендәге проекты кысаларында гаиләләргә дан җырлаучы бәйгесе үтте. Анда балалар үстерүдә үзләренә генә хас, буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия алымнары булган, эш-шөгыльләре, үзара мөнәсәбәтләре белән башкаларга үрнәк күрсәтердәй дүрт гаилә катнашты.
Алар - Морза Бәрлебашыннан Исламия һәм Тәүзәр Мусиннар, Хуҗа Хәсәннән Мария һәм Владимир Таймасовлар, Борындыктан Рания һәм Ирек Хуҗиннар, Олы Кайбычтан Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар гаиләләре. Бәйгене район ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина алып барды. Гаиләләргә үзебезнең жюри әгъзаларыннан тыш, башкала кунаклары - журналның бүлек мөхәррире Руфия Рәхмәтуллина һәм "Мәгариф" журналының баш мөхәррир урынбасары Фәрит Нурмөхәммәтов бәя бирде.

Гаиләләрнең чыгышларында бер-берсенә, гаиләдәге өлкән буын кешеләренә хөрмәт тә, гореф-гадәтләргә мәдхия дә, үткәннәрне хәтерләп, киләчәкне күркәм итеп күзаллау да чагылыш тапты. Мәсәлән, сәхнә түрен бизәгән сандыкны Мусиннар гаиләсе алып килгән.
- Күп йортларда сандык дип аталучы тартма бөтенләй юк бугай инде. Ә безнең гаиләдә ул күп хатирәләрне һәм ядкарьләрне саклый. Анда әбиебезнең, дәү әниебезнең кул эшләре, сугышта хәбәрсез югалган дүртенче буын бабабызның өчпочмаклы хатлары, гел яңартылып торучы шәҗәрә һәм иң кадерлесе - балаларыбызның туганнан алып бүгенге көннәренә кадәр алып барылган көндәлекләре, - диде Исламия ханым.
Чыннан да, элек-электән туй күрке саналган бирнә сандыгы белән кияүгә чыгу онытылып барган чорда Мусиннар йортында аның кадерле булуы сокландыргыч күренеш. Димәк, буыннар чылбыры өзелми, сандыкта сакланган рухи һәм милли мирас киләчәк буыннарга да күчәчәк!
Хәмидуллиннар 12 буын нәсел шәҗәрәсен баннерга фотолар белән ясаган. Фойедагы әлеге шәҗәрәне күпләр кызыксынып карады. Туган җиребезне яратып яшәүче Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар кызларын да ана телен өйрәнеп, тарихны белеп үсәргә өндәп тәрбияли. Әле балалар бакчасына гына йөрүче нәни Зөләйханың да үз телебездә матур итеп җырлавы һәм сөйләве шул тәрбиянең нәтиҗәседер, мөгаен.

Алны-ялны белмичә, ел әйләнәсе үзләренең бөтен көчләрен хезмәткә багышлаучы алдынгы савымчы Мария һәм терлекче Владимир Таймасовлар да уңышлы чыгыш ясады. Балалары да тырыш әлеге гаиләнең - җырга да, нәфис сүзгә дә сәләтле.
- Бәйгедә катнашырга бик теләп ризалаштык. Аны оештыручыларга рәхмәт яусын! - диде гаилә башлыгы Владимир.
Рания һәм Ирек Хуҗиннар да үзләре тергезгән гаилә учагының җылысын тоеп, парлы гомернең кадерен белеп яши.
- Балаларыбыз бит алтын-көмешебез! - ди хуҗабикә ханым.
Шулай булмыйни, йөзләренә кызыллык китермичә, үрнәк булып үсә бит аларның Булат белән Фирүзәсе - бәйге-олимпиадаларда катнашып җиңү яулыйлар, спортта уңыш казаналар, тырышып укыйлар.
Әтиләр һәм әниләр балалар бәләкәй чакта булган истәлекле вакыйгаларны, алар әйткән кызыклы сүзләрне искә төшерү биремен дә җиңел үтәде. Әниләр бишек җырын да ихластан, матур итеп башкарды. Балалар исемнәренең мәгънәсен дә яхшы белә икән.
«Иң тырыш гаилә» номинациясендә Таймасовлар җиңү яулады, «Иҗади гаилә» дип Мусиннар, «Зыялы гаилә» дип Хуҗиннар, ә «Күркәм гаилә» дип Хәмидуллиннар танылды. Башкаладан килгән жюри әгъзалары да Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар гаиләсен бәйгенең район этабы җиңүчесе дип игълан итте. Алар ноябрьдә бәйгенең республика этабында катнашачак.
Бәйгедә катнашучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм рухы алган чарада изге теләкләр дә, котлаулар да күп булды. Анда булып кайткач, гаиләне бер-береңә биргән бүләкләр дә, туплаган байлык та, купшы киемнәр дә түгел, ә менә мәхәббәт һәм хөрмәт, тугрылык һәм эш сөючәнлек, миллилек һәм миһербанлылык кебек сыйфатлар күркәм итүенә тагын бер кат инандым!

.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев