Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта оешмалар Яңа елга әзерләнәләр

Бу көннәрдә кайсы гына оешма янына барып чыкма, тырышып-тырышып Яңа елга әзерләнүләренә тап буласың. Әнә администрация бинасында эшләүчеләр кардан Кыш бабай, Кар кызы әвәли, атлары да тиздән өлгерәчәк."Миләшкәй" балалар бакчасы ишек алдында да төрле әкият геройлары пәйда булган. Күп кенә оешмалар, яшел чыршы алып кайтып, гирляндалар кабызган. Кичен Кайбыч төрле...

Мондый җанлылыкның сере дә бар: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чираттагы планеркада үз территорияләрен шәп итеп бизәүче оешма-предприятиеләрне ачыклау максатында бәйге игълан ителүе турында хәбәр итте. 16-25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк бәйге район үзәгендәге оешмалар, авыл җирлекләре һәм мәгариф учреждениеләре арасында аерым үткәрелә. Җиңүчеләргә, узган елгы кебек үк, акчалата бүләкләр карала. Аларга кемнәр лаек булыр икән? Үз территорияләрен иҗади якын килеп бизәүчеләрне ачыклау максатында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев рәислегендәге комиссия төзелде. Җиңүчеләр Яңа ел алды планеркасында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта оешмалар Яңа елга әзерләнәләр