Кайбычта сәламәт һәм матур булырга теләүчеләрне “Салават күпере”ндә көтәләр
Кайбычта күптән көтелгән вакыйга булды. Район үзәгендә дүрт күз белән зарыгып көтеп алган объект, ниһаять, файдалануга тапшырылды. Тантана көнендә Кайбыч умарта күченнән ким түгел иде. Инде шау-шу тынды, бик күпләр җиңел сулап куйды. Хәзер барысының да телендә бер төрле сораулар: комплекска кайчаннан йөри башларга була, бәяләре нинди һәм башкалар.
Бу сорауларга ачыклык кертү өчен "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексының башкарма директоры Җәмилә Сәгыева белән сөйләштек.
- Җәмилә Гарәфовна, спорт комплексы әле эшли башладымы һәм анда йөрү өчен нәрсәләр кирәк?
- Әйе, спорт комплексы кичәге көннән эшли башлады. Биредә халыкны кабул итү өчен бар да әзер. Бассейнга йөрү өчен, иң беренче чиратта, медосмотр узарга кирәк. Аны, гадәттә, поликлиникада узалар. Ул белешмә, кагыйдә буларак, өч айга бирелә. Аннан, флюрография узганлыкка белешмә һәм фотографияле документ (паспорт, машина йөртү таныклыгы яисә башка документ) булуы шарт.
- Коенырга теләүчеләр, документ һәм белешмәдән кала, үзләре белән тагын ниләр алып килергә тиеш?
- Сөлге, сабын-шампунь, мунчала, ягъни мунча кирәк-яраклары, әлбәттә инде, коену костюмы. Эчке кием белән коену рөхсәт ителми. Шулай ук коену өчен махсус башлык булырга тиеш. Тапочкаларны үзебез бирәбез.
- Биредә бит әле, бассейннардан тыш, күп кенә спорт төрләре белән дә шөгыльләнергә мөмкинлекләр булачак, дидек. Моның өчен мөмкинлекләр тудырылганмы, ягъни тренерлар бармы?
- Әйе, бездә спортның күп кенә төрләре буенча шөгыльләнергә мөмкинлекләр ачыла. Көрәш, бадминтон заллары эшли. Тренерлар бар. Хәзер төркемнәр җыю юнәлешендә эшлибез. Мәктәпләр белән элемтәгә керәбез. Без аларны үзебезгә алып килә алабыз. Моның өчен Президентыбыз бүләк иткән микроавтобусыбыз бар. Спорттан кала, бию залы да бар бит әле. Анысы да буш тормаячак, әлбәттә. Планнарыбыз бик зурдан.
- Спорт комплексы дип аталса да, халык телендә ул барыбер бассейн дип йөртелә. Халык аны, барыннан да бигрәк, суда йөзергә дип көтеп алды шикелле. Йөзү буенча инструкторлар, тренерлар бармы?
- Инструкторыбыз бар. Тагын ике профессиональ тренер кирәк булачак.
- Бассейндагы суның составын тикшерү өчен мөмкинлекләр бармы? Халык бит әле хлорлы судан шикләнә.
- Әлбәттә, бассейннардагы суның составы даими тикшерелеп торачак. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Төрле-төрле пробалар алынып, тиешле вакытында махсус оешмаларга җибәреләчәк. Суны хлорлауга килгәндә, ул кешегә зыяны тиярлек күләмдә салынмый, суга салыр алдыннан нейтральләштерелә.
- Спорт комплексының эш сәгатьләрен дә әйтеп китик әле.
- Бассейн иртәнге сәгать 8дән, кичке 9га кадәр эшли. Килүчеләрне кичке сәгать сигезгә кадәр кабул итәчәкбез. Шушы сәгатькә кадәр коенырга яисә спортның башка төрләре белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 2-16-46.
Бассейнга бер тапкыр керү: зурларга - 100, яшүсмерләргә (14-16 яшькә кадәр) - 80 сум; балаларга (5-14 яшькә кадәр) - 50 сум, инвалидларга - 80 сум;
Коллектив белән коену: укучыларга - 20шәр, зурларга - 60ар сум.
Бассейнга кермичә, тренажер залына керү: зурларга - 50, 14 яшькә кадәрге балаларга - 20 сум.
Сигез тапкыр керү өчен абонемент бәясе: бассейнга зурлар өчен - 700, балаларга (14 яшькә кадәр) - 350 сум; тренажер залына зурларга - 300, балаларга - 120 сум.
Арендалау: йөзү бассейнын - 2000 сум, тренажер залын - 500 сум.
Йөзү шапкалары, нарукавник, круглар, ластылар, плавки, күзлек, купальникларны прокатка алу мөмкинлеге бар. Бәяләр бер кешегә һәм бер сәгатькә исәпләнгән.
Алдан белгеч белән киңәшләшергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев