Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбычта Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы ачылды

9 Май көнне Кайбычта ике зур вакыйга булды: районыбызның Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы һәм сугыш елларында окоп­лар казыган тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә "Казан каймасы" һәйкәле ачылды. Әнә шулай итеп, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан куелган "Кайбыч бомбардировщигы" тирәсендә сугыш елларының ачы хатирәсен чагылдырган тулы бер комплекс барлыкка килде.

Безнең районны сигез Социалистик Хезмәт Герое данлый. Шуларның дүртесенә - Турминскийдан Антонина Евдокимова, Багайда гомер буе алдынгы савымчы булып эшләгән, хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә кызы белән бергә гомер кичерүче 91 яшьлек Мария Турунтаева, Борындыктан Рифкать Кәлимуллин, Барый Гарифуллин хөрмәтенә бюстларын куйдылар. Аны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, республикада социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе Владимир Кандилов, кайбычлылар катнаш­ты.
Әлеге тантанага Геройларның ул-кызлары да кайткан иде. Аларның горурланулары йөзләренә чыккан, совет заманында - инде үткәндә калган әти-әни­ләренең хезмәт батырлыгын бүгенге көнгә кадәр онытмаулары, исемнәрен мәңгеләштерүләре өчен якташларына рәхмәтләрен әйтеп туя алмадылар. Мария Турунтаеваны - тере Геройны күрү үзе бер бәхет булды. Бюстын әллә ничә кат сыйпап карады ул. Сүз бирелгәч, каушады булса кирәк, кызы ярдәме белән рәхмәтен җиткерде. Әмма телендә һаман да сыерлары. Терлекчелектә югары уңышларга ирешкәне өчен Герой булган ич ул! "9 Май тантанасын күңелләрне кузгатырлык итеп оештыруыгыз сокланырлык", - диде кызы Валентина.
Антонина Евдокимованың Казаннан кайткан улы Валерий Николаевич сөйләгәнчә, әниләре колхозда звено җитәкчесе булган. 1947 елда бөртеклеләрдән югары уңыш алганнары өчен лаек була ул бу зур исемгә. 1951-1952 елларда ТАССР Югары Советы депутаты да булган. Әниләре 1998 елда 91 яшендә вафат булган, Самарада җирләнгән. 24 яшендә Герой исемен алган комбайнчы Рифкать аганың Казаннан өч кызы - Илгизә, Алсу, Миләүшәсе кайткан иде. Әтиләре Россиянең атказанган рационализаторы да. Комбайнына йөздән артык яңалык кертеп, шуларның уникесенә авторлык таныклыгы алган. Фәнни биеклеккә күтәрелеп, күргән-белгәннәрен гыйльми хезмәт рәвешендә халыкка җиткерә. "Татарстан кыры" фәнни-җитештерү берләшмәсе аның соңгы хезмәт урыны була. 1993 елда 66 яшендә фани дөньядан китеп бара ул. Хәзер республиканың алдынгы комбайнчыларына аның исемендәге премия тапшырыла. Борындыкның тагын бер комбайн­чысы - Барый Гарифуллин, 1951 елда 25 көндә 6249 центнер ашлык суктырып, Герой була, ТАССР Югары Советы депутаты итеп тә сайланган. 2003 елда вафат булган. Кызлары Динә, Диләрә, оныгы Венера бюстка сок­ланды.
- Гарифуллиннар нәселе исеменнән барыгызга да тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Хезмәт кешесен зурлавыгыз өчен үзегезне Ходай зурласын.Респуб­лика күләмендә беренче урыннарда булыгыз, - диде Диләрә ханым.
- Кечкенә чагыбызда әти эшләгән кырдан кайтып та кермәдек. Көн дә бидонга аш тутырып бара идек. 97 яшенә кадәр яшәвенең сере гади - беркайчан да кеше турында начар сөйләмәде, хезмәт яратты, - дип сүзгә кушылды Динә ханым.
Геройлар аллеясыннан соң, "Казан каймасы" һәйкәле ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы ачылды