Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбычта спорт яратучылар күбәйгән!

"Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы сафка баскач, районда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны бермә-бер артты. Әлеге комплекс бик күпләрнең яраткан урынына әйләнде. Андагы рәхәтлекне кайбычлылар гына түгел, шәһәр җирендә яшәүче якташларыбыз да сизеп алды. Әле бер көнне Федоровское мәктәбе укытучысы анда Чувашиядә яшәүче оныкларын алып килгән иде. "Авылда дәү әнидәге бассейн безнекеннән...

Әйе, чыннан да, биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәктәп укучыларының да кайбер физкультура дәресләре монда уза, авыллардан балаларны мәктәп автобусларында алып киләләр. Шәһәрдәге яшьтәшләренең бөтен уңайлыклары булган спорт комплексларында шөгыльләнүләренә кызыккан чаклары артта калды инде, авылда бассейн дефициты бар дигән сүз дә хәзер Кайбыч өчен ят. Район үзәк сыр­хауханәсе врачы Гөлнара Сафиуллинаны да еш очратырга була биредә. Чөнки табиблар спорт белән даими шөгыльләнүнең бик күп кенә авыруларны булдырмауның иң үтемле чарасы икәнлеген күптән раслады инде. Район спартакиадасы кысаларында оешмалар, предприятие­ләр, авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары катнашында волейбол буенча узган ярышларында да очраттым мин Гөлнара Илдусовнаны. Ул үзе дә сырхауханә командасында уйнады, капитаннары иде.
- Оешмалар командалары арасында волейбол ярышлары игълан ителгәч, без дә медикларның үз командасын булдырдык. Эш сәгатьләреннән соң тренировкаларга йөри башладык. Күптән волейбол уйнамагач, башта авыррак булды, ә аннан соң күндек. Кызларыбыз җиңүебезгә ышана. Беренче уңышларыбыз да бар инде. Ә команда составында табиб Лиана Ямилева, шәфкать туташлары Раилә Галәвова, Юлия Бәдретдинова, Әлфия Зиннәтуллина, Светлана Жиркова, Гөлия Зиатдиновалар уйный, - диде ул.
Медикларның көндәшләре - район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова җитәкчелегендәге команда. Аларның да барысы да таныш: Илсөя Ильясова, Ольга Макарова, Алия Кадыйрова, Гөлнара Нәфыйкова, Алия Чайнаева.
- Бу спартакиада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин инициативасы белән Кайбычның киләсе язда зурлап билгеләп үтеләчәк туган көне кысаларында уза. 25 еллык юбилейны хезмәттә, спортта уңышлар белән каршы алырга җыенабыз, - диде Рамилә Айзатуллова.
Ике команда да көчле уйнады, әмма сәламәтлек сагында торучылар район Советы командасын беренче уенда 25:12, икенчесендә 25:13 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
Алга таба Олы Кайбыч (капитаны Гөлинә Габдрахманова), Олы Подберезье (Татьяна Малышева) авыл җирлекләре командалары үзара көч сынашты. Әлеге очрашу командаларның тигез уйнавы белән дәвам итсә дә, нәтиҗәдә кайбычлылар 2:0 исәбенә отты. Федоровское командасы көндәшләре - кошманлылардан (Динара Гатауллина) көчлерәк булды (2:0). Сырхауханә командасы шактый каршылык күрсәтсә дә, Олы Подберезье командасы аларны җиңде (0:2). Олы Кайбыч - Федоровское авыл җирлекләре командалары арасында да уен бик кискен барды. Нәтиҗәдә, федоровскоелылар 2:1 исәбенә җиңү яулады.
- Әлеге ярышлар әйләнеш системасы буенча бара. Шуңа күрә ул киләсе ялларда да дәвам итәчәк. Бу көнне уйнаган командаларга алда башка командалар белән дә очрашырга туры киләчәк. Ә җиңүчеләр финалда районның 25 еллык юбилеен бәйрәм иткән көннәрендә генә ачыкланачак, - диде яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов уен барышына аңлатма биреп.
Ә спорт залының ишеләре һәркем өчен ачык. Әйдәгез, сәламәтлегебезне ныгытыйк, кайбычлыларның очрашу урыны шунда булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта спорт яратучылар күбәйгән!