Кайбычта техник иҗат мәйданчыгы эшли башлаячак
Узган ел ахырында үткән киңәшмәләренең берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканы эшчеләр, инженерлар белән тәэмин итүгә нигез мәктәп елларыннан ук салынырга тиешлегенә басым ясап, шәһәр-районнарда фәнни-техник иҗат мәйданчыкларының базасын булдыру бурычын куйган иде.
2010-2015 елларга исәпләнгән "Киләчәк" программасын тормышка ашыру һәм "Дәресләрдән соңгы мәктәп" проекты кысаларында тиздән бездә дә техник иҗат мәйданчыгы эшли башлаячак.
- Узган уку елында район мәктәпләрендәге төрле түгәрәкләрдә 850 гә якын бала шөгыльләнде, шуларның кырыгы гына техник юнәлештәге түгәрәкләргә йөрде, - диде балаларга өстәмә белем бирү буенча "Экология, сәнгать, мәгариф" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина. - Бездә "Яшь программист", "Компьютер графикасы", "Яшь балта остасы", "Модельләштерү" түгәрәкләре оештырылды. Алар бу уку елында да эшләячәк. Районда укучыларга техник белем бирү буенча аерым бина да булачак. Олы Кайбычтагы Үзәк урамындагы элеккеге балалар бакчасы хәзер шул максатта үзгәртеп корыла. Ремонтка республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде.
Аның әйтүенчә, биредә суднолар, автомобильләр, самолетлар модельләрен ясау, агач эшкәртү, яшь конструктор, компьютерда модельләштерү түгәрәкләре эшләячәк. "Дәресләрдән соңгы мәктәп" проекты укучыларның уку сәгатьләреннән соңгы буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта фәнни-техник иҗат өчен бүлеп бирелгән бинада ремонт тулы куәтенә дәвам итә.
- Бинаны тышкы ягыннан җылытып, металл-сайдинг белән тышлыйбыз. Эчке яктан стена, түшәм гипслы картон белән тышлана, идәнен алыштырабыз, пластик тәрәзәләр куябыз, коридорда идәнгә кафель плитәләр түшәләчәк. Һәр түгәрәккә аерым бүлмә булдырыла. План нигезендә без эшне сентябрь башына төгәлләргә тиеш, - диде ремонт эшләрен алып баручы төзелеш фирмасының баш инженеры Рөстәм Сөнгатуллин.
Әлеге техник үзәк - заман таләбе. Эшче һөнәренең абруе зур. Тиздән файдалануга тапшырылачак техник үзәктә дә авыл балалары җитмеш төрле һөнәрнең серләренә төшенер, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев