Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбычта ветераннар советы рәисләренең җыелышы үтте

Ветераннар советы рәисләренең чираттагы җыелышы үтте. Чарада район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм авыллардагы ветераннар советы рәисләре катнашты.

Җыелышны район ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова алып барды һәм аның кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясалды. Көн тәртибенә Ветераннар оешмаларының роле, 13 сентябрьдә узачак Президент сайлауларына әзерлек һәм анда катнашу мәсьәләләре дә куелган иде. Хуҗа Хәсәннән "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Анатолий Клементьев авылларның чисталыгын сакларга, ялгыз яшәүче кешеләргә ярдәм күрсәтергә өндәп чыгыш ясады. Нәтиҗәле эшләүче ветераннар советы рәисләре Татарстан Республикасының сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Ветераннар советы рәисләре шулай ук "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары халыкны 13 сентябрьдә булачак сайлауларга чакырып үткәргән пикетта да катнашты .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта ветераннар советы рәисләренең җыелышы үтте