Кайбычта яңа йортлар сафка баса
Бүген районның кайсы гына авылына барып чыкма, безне матур йортлы, яшел чирәмле, чиста урамнар каршы ала. Тырыш безнең халык, авылда да шәһәрнеке кебек шартлар тудырып, тормыштан ямь һәм тәм табып яши.
Әнә Олы Тәрбиткә баргач, Воробьевлар яшәүче йортка кердек тә, ах иттек. Ап-ак кирпечтән салынган бу ике катлы өйдә оста куллар матурлык тудырган: түшәмнәре төрле бизәкләр белән заманча бизәлгән, стеналарга затлы обойлар беркетелгән. Беренче катта зур зал, кухня, аерым ашханә, котельный, икенче катта бишенче класска күчкән Денис һәм биш яшьлек Дима өчен аерым бүлмәләр, компьютерлы аерым бүлмә дә бар, әти-әниләренең йокы бүлмәсе дә шунда.
- Бу йортны без, яшь гаилә һәм авылда эшләүче яшь белгеч буларак, Хөкүмәт ярдәме белән 2012 елда төзи башлаган идек. 2013 мартында яңа өйгә күчендек. Мин үзем Чүти фермасында ветеринария фельдшеры булып эшлим. Өйләнешкәч, үз куышыбыз булмагач, башта ике ел элек минем әниләрдә, ә инде өй салырга ниятләгәч, төзелеш урынына якынрак дип Оксананың әниләренә күчендек. Район
башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ул вакытта безнең «Гөбенә» агорфирмасыда директор иде. Өй салырга җыенуыбызны белгәч, безгә шушы программа турында әйтте һәм районга җибәрде. Ул чорда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булган Рифкать Басыйров безне «авылдашлар» дип каршы алды һәм документлар җыюны тизләтте. Республика җитәкчелеге һәм гади халыкны аңлый белгән үзебезнең җитәкчеләргә рәхмәттән кала тагын ни әйтәсең, - диде Павел.
Сүзгә Оксана кушылды:
- Яңа йортка күченү шатлыгын гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Хөкүмәт ярдәм итмәсә, без аны шулай тиз салып чыга алган булыр идекме икән? Безгә яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы нигезендә бер миллион ике йөз мең сум күләмендә акча бирделәр. Йорт салырга шушы акча җитте. Безнең авылда өйне өмә белән салу гадәте бар бит, ә эчке эшләрен туганнар ярдәме белән башкардык. Болар өчен бер тиен дә акча чыкмады. Әле алай гына да түгел, шәхси ярәмче хуҗалыкларны үстерү программасы буенча ташламалы кредит алып, сарай салдык, өч сыерыбыз, ике бозауыбыз бар.
Икенче бала тугач, Ана (Гаилә) капиталы да алдык. Хөкүмәткә бик рәхмәтле без! Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кабул иткән программаларның барысы да халык өчен. Үзем авылда фельдшер, Президент программасы буенча ачылган модульле фельшер-акушерлык пунктында эшлим. Кечкенә сырхауханә кебек ул.
Оксана миңа Олы Тәрбиттә тагын алты яшь гаилә: Драндровлар, Кисаповлар, Мухиннар, Романовлар, Галкиннарның шушы программа буенча салынган яңа йортларда яшәвен әйтте, ә Кирилловлар гаиләсе быел күчәргә җыена икән. Бу матур күренеш башка авылларда да күзәтелә. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әйтеп узганча, соңгы биш елда безнең районда авылда яшәүче гражданнарның, шулай ук яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту программасы буенча 81 гаилә тораклы булган.
Олы Кайбычта районның социаль һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен Төньяк урамында социаль ипотека буенча ун йорт төзелергә тиеш иде, аларның тугызы өлгерде инде, хәзер газ, электр кертү эшләре бара, унынчысы быел төзелә башлый. Бу йортларның заказчысы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, - диде Алексей Николаевич. - Ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим балаларны йортлы итү - иң мөһим социаль мәсьәләләрнең берсе. Аларга йортлар дәүләт ярдәме белән төзелә. Быел 11 ятим баланы торак белән тәэмин итәчәкбез. Район үзәгендә ятимнәр өчен 16 фатирлы йорт төзелә башлый. «Тузган торак» программасы буенча Шәүкәт Галиев урамында ике фатирлы өй төзелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, ирләре фронтта яки аннан кайткач вафат булган тол калган хатыннарны тораклы итү программасы гамәлгә кергәч, 255 кеше торак шартларын яхшыртты. Быел тагын ике ветеранга йорт өлгереп килә.
Авыл халкына, аеруча яшь гаиләләргә Хөкүмәт әнә шулай миллионлап ярдәм итә икән, моңа, әлбәттә, сөенергә генә кирәк. Олы Тәрбиттән Воробьевлар әйткәнчә, бу - искиткеч зур ярдәм һәм ул Татарстанда гына шулай!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев