Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта яшь армиячеләр хәрәкәте барлыкка килде

9 декабрь - Ватан геройларын искә алу көнендә, Кайбычта тагын бер яңа хәрәкәт барлыкка килде. Бу көнне мәктәп укучыларын яшь армиячеләр сафларына кабул иттеләр. Россия Президентының 2015 елның октябрендә кабул ителгән Указы нигезендә "Россия укучылары хәрәкәте" Бөтенроссия җәмәгатьчелек-дәүләти балалар, яшүсмерләр берләшмәсе бөтен ил күләмендә оеша. Аның эшчәнлеге дүрт юнәлешне үз...

"Салават күпере" комплексында узган ант кабул итү тантанасы да патрио­тик рухта үтте. Безнең җирлектә туып-үскән Советлар Союзы Геройларын да, Социалистик Хезмәт Геройларын, Дан орденының тулы кавалерларын да искә алдылар. Яшь армиячеләр парады да булды. Олы Кайбыч, Олы Подберезье, Иске Тәрбит, Федоровское урта мәктәп­ләренең яшь армиячеләре, барлыгы алтмыштан артык укучы, ант бирде бу көнне. Яшь армия­челәр белән очрашуны Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Илшат Паймурзин ачып җибәрде һәм хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәте байрагын аның җитәкчесе Илһам Хөснетдиновка тапшырды. Тантаналы шартларда байраклар чыкты, ант кабул итүдән соң, Федоровское мәктәбе биючеләре чыгыш ясады. Олы Кайбыч мәктәбенең булачак ил сакчылар кул сугышы алымнарын күрсәтте.
Әлеге тантанада катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларга теләкләрен җиткерде:
- Бүген биредә дүрт мәктәптән килгән отряд тантаналы шартларда Ватаныбызның лаеклы ул-кызлары булырга, яшь армиячеләр хәрәкәте Уставына тугры калырга ант бирде. Хәрәкәтнең максаты да - яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, халкыбыз тарихына ихтирам, Ватаныбызга хезмәт итү хисләре, ихтыяр көче тәрбия­ләү, илебезне саклау һәм яклауның зур җаваплылык икәнлегенә төшендерү бит. Киләчәктә районның барлык мәктәпләрендә дә яшь армиячеләр отрядлары булдыру зарур. Без, үз чиратыбызда, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзербез.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Зиннәтуллин әйтеп узганча, безнең районда яшь армия­челәр хәрәкәте бу елның сентябрендә оешты, барлык мәктәпләрдә дә аның отрядлары эшли.
Әлеге хәрәкәт белән утыз елга якын хәрби хезмәттә булган отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов җитәкчелек итә.
- Без бергәләп үз патриотларыбыз, туган илебез сакчыларын тәрбияләргә, егетләрне армия тормышына әзерләргә тиешбез. Отрядка сигез яшьтән башлап малайлар һәм кызлар кабул ителә. Алар туган илебез, тарихи үткәнебезне дә өйрәнәчәк. Унынчы классны тәмамлаган егетләребез ел саен хәрби җыенда хәрби әзерлек нигезләренә төшенә, спорт ярышларында катнаша. Барысы да антларына туг­ры калырлар дип ышанам, - диде Илһам Хөснетдинов.
- Безнең отрядка нигездә 7,8,9 класс укучылары йөри. 19 сентябрьдә Казан шәһәрендә үткәрелгән яшь армиячеләр слетында да катнашкан идек. Анда стройда йөрдек, спорт ярышларында катнаштык. Спортның аерым төрләре буенча призлы урыннар да яуладык. Укучылар отрядка бик теләп йөриләр, - диде Федоровское мәктәбенең яшь армия­челәр отряды командиры Александр Камаев.
Укучылар Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбызның якты истәлегенә куелган һәйкәлләргә веноклар да салдылар. Туган илне ярату тарихи үткәннәргә хөрмәт белән караудан да башлана ул. Иң мөһиме - беребезгә дә сугыш афәтләрен күрер­гә язмасын, илләр-көннәр тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта яшь армиячеләр хәрәкәте барлыкка килде