Кайбычта язгы чәчүнең 80 проценты төгәлләнде
- Кайбыч басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә дәвам итә. Барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылган. Мондый темплар белән барсак, 9-10 майга чәчүне төгәлләячәкбез. Урыннарда эшләүче җитәкчеләргә, белгечләргә, механизаторларга, чәчүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде район башлыгы кырларда эш барышы белән танышканнан соң. Бүгенге көндә язгы чәчүнең 80 проценты...
Апрельнең соңгы көнендә без район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров белән берлектә хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы белән таныштык. Кайда гына барсак та, басуларда эш кайный. Көндез дә, төнлә дә куәтле техника гөрелтесе тынып тормый. "Яңа юл" хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел да эшне тиз тотты, чәчү монда ахырына якынлашкан иде. "Ак барс Кайбыч" ("Алтын кырлар") җәмгыятенең Арыслан бүлекчәсендә, "Ак барс Кайбыч" җәмгыятенең ("Гөбенә") Кече Подберезье бүлекчәсендә дә механизаторлар чәчүне соңгы гектарларда алып бара. Агрофирмаларда шикәр чөгендере чәчә башладылар. Районда татлы чимал мәйданнары 2350 гектар тәшкил итәчәк.
Надеждинода чөгендер чәчүчеләр Юрий Бладцев, Юрий Пулянин, Илсур Булатов, Илшат Гыймранов та ике сменада эшли. Механизаторлар бер сменада 20-25 гектарда эш башкарырга өлгерә. Мәлки басуларында шикәр чөгендере чәчүче Григорий Лазаревны әллә каян танып алдым. Алдынгы комбайнчы буларак газета журналистларына яхшы таныш ул. Хезмәт яратучы, аз сүзле игенчене бу юлы туктатып тормадык, алтынга тиң минутларны сарыф итәргә яратмаганлыгын яхшы беләбез.
Майның беренче көннәрендә яуган яңгырларга да игенчеләр шатланды, туфракка дым керә бит, орлыклар яхшы тишеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев