Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбычта “Йолдызлык – 2016” фестиваленең гала-концерты узды

Мин бер егеткә гашыйк булдым. Кыңгыр салган эшләпәсе, нурлы күзләре һич күз алдымнан китми, менә! Ә өздереп җырлавы-ы-ы! Әй тугай, тугай, тугай, Тугайда сайрый тургай, Сайрый тургай һаман шулай, Безгә соклана бугай....

Мин бу нәни егетне Кайбыч сәхнәсендә "Йолдызлык - 2016" фестивалендә күреп алдым. Ул җырлаган "Тугай, тугай" дигән керәшен җыры телемнән һич төшми хәзер. Ә нәни җырчы егетнең исеме - Вадим Бичарин икән. Мәлки авылында яши, балалар бакчасына йөри. Шундый шаян, шук, кечкенәдән сәхнәдән төшми торган җыр яратучы егет булып үсә. "Йолдызлык" фестиваленең бер герое, нәни йолдызчыгы булды ул Вадим. Ә андый йолдызчык­лар бездә шундый күп икән бит. Әле дә ярый аларны барлап торырга республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион "Йолдызлык" фес­тивале бар!
Яз җитүгә, күңелләрдә "Йолдызлык" фестивале дә уяна. Яңа җырлар өйрәнелә, күлмәкләр тегелә, күп кенә егетләр-кызлар, укытучы апалар сәхнә дәрте белән яши башлый. Татарстан Президенты канаты астында узучы әлеге фестиваль быел 16нчы тапкыр үткәрелә. Хәтерлисездер, узган ел фестивальнең зона туры шаулап-гөрләп безнең районда узды. «Йолдызлык»ны оештыручылар да, башка районнан килгән катнашучылар да бик сокланып киткән иде Кайбычка. Быел аның зона туры 27 март көнне күрше Апас районында узачак. Жюри тарафыннан сайлап алынган талантларыбыз барачак анда.
Район буенча "Йолдызлык" йолдызларын сайлап алу турлары февраль ахырында ук башланган иде инде. Беренчесе Колаңгы күп функцияле үзәктә узды. Аннан Мәлки һәм Олы Кайбыч авылына талантлар җыелып, җыр, бию, матур сөйләм буенча үзләренең талантларын күрсәттеләр. Сәләтле бездә балалар! Сайлап алу турларында миңа да катнашырга туры килде. Жюриның ничек бәяләвен дә, яшь артистларның чыгышын да бик игътибар белән күзәттем. Әлбәттә, сәхнә артында үпкәләп калучылар да, көтмәгәндә уңышка ирешүчеләр дә булгандыр. Бөтен кеше дә җиңү өчен көрәшә бит - бу мантыйкый хис.
Олы Кайбыч мәдәният йортында узган "Йолдызлык" фестиваленең гала концертын инде барлык район халкы тамаша кылды. Концертны Иске Чәчкаб авылыннан килгән иң нәни җырчыларның берсе - "Хәерле көн" җыры белән Ралина Әдиятуллина башлап җибәрде. Аннан соң сәхнәгә иң кечкенә артистлар - Олы Кайбычның "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче "Топотушки" балалар бию төркеме чыкты. Ихласлык­лары белән үзләренә каратты алар! Иске Чәчкаб­тан килгән сүз осталары Баязит Хәсәнов белән Илгизә Хөсәеноваларны инде күптән таныйбыз. Үсеп киткәннәр! Шулай ук Бәрлебашыннан «Конферансье» номинациясендә чыгыш ясаучы Зилә Рәхмәтуллина белән Ислам Рәхмәтуллин сүзнең тәмен белеп сөйләде. Олы Кайбычтан Риназ Гыймранов белән Алисә Насыйрова чыгышын да тамашачы көтеп алды. Бию­челәр бии-бии остара: Федоровское авылыннан "Вдохновение" бию төркеме үзенчәлек­ле биюләре белән күңелдә якты хис калдырды. "Авыл Денс" бию төркеме составы да быел шактый яңарган: кечкенә яшьтәге биючеләр барлыкка килгән. Фестивальнең узган елгы гран-при иясе Гөлназ Гайнуллина "Добрая сказка" җырына бөтен барлыгы белән шулкадәр рольгә кереп башкарды ки, әле алкышлардан соң да тамашачы әлеге җыр халәтендә утырды. Әниләр әкияте шундый татлы, рәхәт була шул ул! Җырчы кызлар сер бирми, барысы да бик матур, күңел түренә керерлек итеп җырлады, әмма сәхнәгә җырчы егетләр чыккач күңелләр бигрәк күтәрелеп китте! Чөнки җырчы егетләр аз чыгыш ясый, шуңа кадерле алар! "Шатлык нуры" (Олы Кайбыч) һәм "Салават күпере" (Иске Чәчкаб) вокал ансамбльләренең сәхнәгә чыгуы бик үзенчәлекле, матур булды. Җырлары да бик уңышлы сайланган иде кызларның. Фестивальнең ачышы - ике бөтерчек, игезәкләр - Әхмәт белән Мөхәммәт булгандыр, мөгаен. Алты яшь кенә булса да, нәфис сүз остасы буларак та үзләрен сынап карады алар, биеп тә күрсәтте. Өч сәгатькә якын барган балалар концерты көчле алкышларга күмелеп, күңелдә гел якты хисләр калдырды. Күренеп тора: һәркем тырышып әзерләнгән, укытучылары күп көч түккән. Концерт тәмамлангач сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, иң беренче булып, бу балаларны фестивальгә әзерләгән укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Язның беренче бәйрәме - 8 Март булса, икенче бәйрәме - без көтеп алган "Йолдызлык". Бу фестивальне караганда, бездә күпме сәләтле балалар үсә, дип шатланып утырдым. Аларның талантын ачып, сәхнәгә чыгаручы укытучыларга рәхмәтлемен! Шулай ук иганәчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Монда чыгыш ясаган балаларның республика турларында да җиңеп чыгасына ышанам. Уңышлар сезгә!" - диде ул.
Концерт тәмамлангач, жюри әгъзасы, баштан ук бу балаларның һәр чыгышын бәяләп, аларга киңәшләрен биргән Флера апа Фатыйхова белән дә аралаштык.
- Сайлап алу турларында балаларның чыгышларында җитешсезлекләр шактый иде. Тырышканнар, җитешсезлекләрен төзәтеп сәхнәгә бик матур номерлар белән чыктылар, һәрберсе өчен шатланып утырдым, - диде ул.
"Йолдызлык" фестивалендә катнашкан һәркемгә уңыш­лар телибез. Зона турында да, Казан сәхнәләрендә дә җиңеллек белән чыгыш ясарга язсын аларга!
Рамилә Әбләзова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе:
Быелгы чыгышларны, сайлап алу турларын караганнан соң шуны әйтеп була, узган ел әзерләнү дәрәҗәсе югарырак иде. Быелгысына нәтиҗә ясап, киләсе елда фестивальдә катнашучыларга киңәш булсын дип үземнең берничә фикеремне җиткерәсем килә. Баланы әзерләүчеләр сәхнә этикеты турында да, аның тавышы ул җырлый торган көйгә туры килү-килмәве турында да уйлансыннар иде. Махсус язылган, сыйфатлы көйләр, әлбәттә, чыгышның бәясен күтәрә. Бу мәсьәләдә безгә дә мөрәҗәгать итә алалар, көйләр яздыру буенча махсус кешебез бар. Укытучыларның бер үк репертуар белән эш итүләре дә күзгә чалынды. Балалар бакчасынннан катнашучыларыбыз аз. Нәни йолдызчыкларыбыз да күбрәк чыгыш ясасын иде бу фестивальдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Йолдызлык – 2016” фестиваленең галаконцерты узды