Кайбычтагы офицер хатынына һәм офицерның үзенә бүләк тапшырдылар
Кайбыч егетләрен армиягә озату тантанасына Олы Кайбычтан Дания һәм Илһам Хөснетдиновлар да чакырылган иде.
Илһам ага үзе 28 ел буена һава һөҗүменнән саклау гаскәрләрендә хезмәт иткән, отставкадагы майор, күкрәген медальләр бизи. Хәрби буларак, гаиләсе белән төрле шәһәрләрдә яшәгән. Россия һава һөҗүменнән саклау гаскәрләренең 100 еллык юбилее уңаеннан, ул "ПВО ветераны" медале белән бүләкләнде. Ә тормыш иптәше Дания апа 36 ел хәрби сәүдә системасында эшләгән, «Хәрби сәүдәгә 85 ел» медале белән бүләкләнгән. Бу юлы ул «Офицер хатыны» күкрәк билгесенә лаек булды. Аны хәрби комиссар Илшат Паймурзин тапшырды.
- Армия зур коллектив ул. Шул коллективта сез үзара тату, бердәм булып яшәргә тиешсез. Армиянең төп көче - бердәмлектә. Булачак солдатка физик яктан нык, мораль яктан тотрыклы булырга кирәк. Бер ел хезмәт иткәннән соң, армиядә контракт буенча калырга да була, - диде офицер.
Илһам ага Тәтеш районының Кече Әтрәч авылыннан. Ә Дания апа Апас кызы, Идрәздән. Апастагы Иске Йомралы мәктәбендә 9-10 класста бергә укыганнар.
- Офицер хатыны булу җиңелме, дисез... Мин классташым Илһамга кияүгә чыккан идем, офицерга түгел. Матур яшәдек, әмма күченеп йөрүләр ардырды. Хәрбиләр гаиләсе буларак, җиде урынга күчендек. Германиядән Забайкальега күченгәндә, улыбыз Илдан да кечкенә иде, ә кызыбыз Гөлнарага өч ай ярым гына иде. Шулай да бәхетле еллар иде, - ди Дания апа.
Ә инде Илһам абый отставкага киткәч, Кайбычка кайтып төпләнәләр.
Очрашу Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев