Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбычтагы урак батырлары Леваневский басуында эшли

Урып- җыю эшләре башлануга әле атна-ун көн дә үтмәде, ә уракның беренче батырлары- ягъни иң күп ашлык суктыручыларның исемнәре дә билгеле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 июльгә хезмәт алдынгыларының исемнәрен сорап алдык та, шулар янына юл тоттык. Кайбыч халкы да белсен иген язмышын хәл итүче фидакарьләр турында.

Сәфәребез- Леваневский авылы янындагы иген басуына. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалын ("Алтын кырлар") сайлавыбыз юкка гына түгел. Чөнки район буенча иң күп ашлык суктыручы биш комбайнчының дүртесе шушы хуҗалыкта булып чыкты. Вячеслав Туртыгин "Мега-класс" та - 3897 центнер, Виктор Кашарин- 3905, Валерий Савельев "Нью- Холланд"та- 3801, Айнур Сафин "Акрос"та 3453 центнер ашлык суктырган. Ә "Дон" комбайнчылары арасында әлегә лидерлык 2733 центнер ашлык суктырган "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы ("Гөбенә" ) комбайнчысы Леонид Блинов кулында.

Леваневскийның иген басуында безне кыр буенча җаваплы итеп билгеләгән Радик Газыймҗанов каршы алды. Аның белән урак барышы турында сөйләшкән арада ике арбасына да ашлык төягән КамАЗ машинасы килеп туктады. Сиксәненче еллардан бирле шофер булып эшләүче Равил Бикчәнтәевны тырыш эшче, үрнәк гаиләнең хуҗасы буларак та яхшы беләбез. Радикның вазифасы- ашлык ташучы шоферларга товар-транспорт накладное бирү. Ул анда хуҗалык исеме, бөртекле культураның сортын, игеннең кайсы басудан җыеп алынуын күрсәтә.

-Өч бункерның ашлыгын, ике арбага тагып, Колаңгы ашлык кабул итү пунктына илтәм,- диде Равил.- Көненә биш-алтышар рейс ясыйм. Кәеф яхшы, уракны ел саен көтеп алам.

Җәмгыятьнең баш агрономы Рәис Минһаҗиев та көнозын комбайнчылар янында.

-Бу кырдагы "Казанская-560" сортлы көзге бодайның һәр гектары 25 центнер уңыш бирә. Елына күрә ярыйсы уңышы. Бездәге 13 комбайнның барысы да шушы басуда эшли. Район күләмендә алдынгы дип табылган дүрт комбайнчы да биредә. Мондый тырыш комбайнчылар белән эшне тиз тотарбыз дип уйлыйм, көннәр генә яңгырга китмәсен.

Урак урган җиреннән туктап калган комбайн янына юнәләбез. Без барып җиткәнче анда КамАз машинасы килеп туктады. Комбайн бункеры тулган икән, алтын бөртекләр кояшта ялтырап күренеп тора. Урак батырларының берсе- Виктор Кашарин иярләгән кыр корабы булып чыкты ул.

-Мондый яхшы комбайнда эшлә дә, уңышларга да ирешмә ди. Мин 9 ел элек "СК-5" комайнында эшли башлаган идем. Хәзерге комбайным белән беренчесе арасында җир белән күк арасы. Беренчедән, кабинасы уңайлы: кондиционер эшли, тузан йотып йөрмибез. Кыскасы, механизаторның хезмәте күпкә җиңеләйтелгән.

Ә калган хезмә алдынгыларын бу юлы эшләреннән бүлмәскә булдым. Чөнки комбайннар парады вакытында алар белән аралашып, фотоларын газетабызның беренче битенә куярга өлгергән идек инде.

Җәмгыять директоры Рифкать Басыйров хаклы: бүген биредә бар көч урып-җыю эшләрен үзвакытында башкарып чыгуга юнәлдерелгән. Механизаторлар хезмәтләре өчен күпме алачакларын белә, аларга кызыксындыру чаралары каралган, игенчеләрне кырда ашаталар, янгын сүндерү машинасы да басуда, дизель ягулыгын вакытында ташып торалар. ГАЗ-50 машинасында дизель ягулыгы ташучы Виктор Коршунов та әңгәмә корып алдык.

-Бу машинадагы цистернага 4242 литр ягулык сыя. Көненә алты меңнән артык ягулык китә. Ягулык белән бернинди тоткарлык та юк. Уракның тиз баруы безнең хезмәткә дә нык бәйләнгән. Шуңа да эштә бернинди дә тоткарлыклар тудырмаска тырышам, минем гаеп белән бер гнеә комбайн да эшсез тормасын.

Техника ватылмыйча да тормый. Ремонтчылар бригадасы да тиз арада ярдәм күрсәтерг ә әзер. Кыскасы, эш комплеслы алып барыла. Максатлары- игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычтагы урак батырларының дүртесе бер хуҗалыктан, алар Леваневский басуында эшли