Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Көн темасы

Казанда узган “Туым җондызы” фестиваленнән кайбычлылар кыйммәтле бүләкләр белән кайтты. Фоторепортаж

Казан шәһәрендәге «Ак Барс" яшьләр үзәгендә узган "Туым җондызы" фестиваленең гала-концертыннан кайбычлылар зур җиңүләр белән кайтты.

Көндез фестивальнең сайлап алу турында катнашкан алты катнашучының бишесе финалга узды һәм алар кич белән безнең республикадан гына түгел, ә Чиләбе өлкәсе, Башкортстанның Бакалы районыннан килгән сәнгать коллективлары белән бергә гала-концертта чыгыш ясады. Мәлкидән биш яшьлек Вадим Бичарин фестивальдә чыгыш ясаучылар арасында иң яше иде. Кечкенә булса да, төш кенә икән безнең Вадим: керәшен халык җырын бер дә ялгышмыйча матур итеп җырлады. Ул "Иң яшь башкаручы" номинациясендә җиңде.

Хуҗа Хәсәннән Юлия Макарова җиңүгә омтылышы өчен шушы фестивальнең махсус бүләге- Диана Мишкина исемендәге бүләккә лаек булды. Иске Тәрбиттән Сергей Васильев "Уңышка илтүче юл" номинациясе җиңүчесе. Ә Олы Тәрбиттән Диана Леонтьева этник- вокал номинациясендә беренче урынны яулады. Мәлкидән балаларның "Балтырган" ансамбле җырчылары фольклор ансамбльләр арасында беренче урынга чыкты. Аларның барысы да кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнарга лаек булды. Оештыручылар кайбычлыларның әзерлегенә югары бәя бирде. Бу хакта газетабызның алдагы саныннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда узган “Туым җондызы” фестиваленнән кайбычлылар кыйммәтле бүләкләр белән кайтты. Фоторепортаж