Кече Кайбыч авылында балалар бакчасы ачылачак
Кече Кайбыч балалар бакчасының кызыл кирпечтән эшләнгән мәһабәт бинасы ерактан ук күренеп тора. Хәзерге вакытта биредә эчке эшләр алып барыла.
- Төзелеш узган елның декабрендә башланган иде, - диде авылдагы башлангыч мәктәп мөдире Алсу Лотфуллина. - Балалар бакчасы ике группада барлыгы 50 урынга исәпләнгән. Бирегә Кече Кайбыч авылыннан унсигез баланың йөрүе көтелә. Балалар бакчасына Ябалак һәм Бәрлебаш авылларыннан да балалар кабул ителәчәк.
Балалар бакчасы төзү буенча Президент программасы Кайбыч районында да уңышлы тормышка ашырыла. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән очрашуда әйтеп үткәнчә, балалар бакчалары төзү - гаиләләргә ярдәм итүнең иң өстенлекле юнәлеше ул.
- Республика программасын тормышка ашыру максатында соңгы биш елда алты балалар бакчасын ремонтлауга Татарстан бюджетыннан 28 миллион 257 мең, район бюджетыннан 546 мең сум акча бүлеп бирелде. Кече Кайбыч авылындагы балалар бакчасы төзелеше төгәлләнү алдында тора, әлеге максатларга хөкүмәт 29 миллион 567 мең акча бүлеп бирде. Аны яңа уку елына ачарга планлаштырабыз. Безнең район чиста авыл хуҗалыгы районы, шуңа да Президент программаларыннан башка шундый масштабта балалар бакчалары төзелеше һәм башка төзелешләр алып бара алмас идек, - диде Альберт Рәхмәтуллин.
Татарстанда утызлап Президент программасы тормышка ашырыла, аларга тиңдәш юк. Шуларның берсе - «Балалар бакчалары төзелеше». 6 июльдә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда яңа балалар бакчасы ачты. Бу балалар бакчасы нәкъ менә әлеге программа кысаларында төзелгән дә инде. Бу программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чиратны киметүгә булышлык итә. Соңгы биш елда Татарстанда республика бюджеты хисабына төзекләндерелгән 200 һәм һәм өр-яңа 118 балалар бакчасы ачылган.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров исә болай диде:
- Бүгенге көндә безнең районда унсигез балалар бакчасы эшли, анда 549 бала йөри. Аларда урынга кытлык юк, уналты бала чиратта тора. Соңгы биш елда Мәлкидә, Хуҗа Хәсәндә, Федоровскоеда, Кошманда, Олы Подберезьеда һәм Борындыкта - барлыгы алты балалар бакчасында ремонт ясалды. Аларның һәрберсе ремонттан соң берәр группага зурайтылды. Күптән түгел Борындык балалар бакчасында да капиталь ремонт төгәлләнде. Аны яңа уку елына ачу планлаштырыла.
- Кече Кайбыч авылында балалар бакчасын күптән көттеләр, биредә ул бөтенләй булмады. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны урнаштыру мәсьәләсен һәр гаилә төрлечә хәл итте: кемдер район үзәгендәге балалар бакчасына йөртте, кемдер әби-бабай карамагына калдырды.
Алты бала анасы Гөлнара Абдуллина яңа бакчага иң кеченә улын - 4 яшьлек Инсафны йөртәчәк.
- Миңа, күп бала анасы буларак, балалар бакчасына ихтыяҗ һәрвакыт булды, өстәвенә, без әти-әниләребездән аерым яшибез, - ди Гөлнара. - Улымны ике ел буе Олы Кайбычка йөртергә туры килде. Һава торышы начар чагында, аеруча кышкы салкыннар һәм буран булганда бик кыен була иде. Балалар бакчасына без бик шат, ул балаларның үсеше өчен файдалы. Биредә Яңа ел, әти-әниләр бәйрәмнәре үткәреләчәк, анда әти-әниләрдән тыш күп кенә авыл кешеләре киләчәк. Балалар бакчасы һәм мәктәп бар икән, димәк авыл яши. Яшәсен иде!
- Үз авылыңда балалар бакчасы булу бик уңайлы. Эштән соңга калып кайтырга туры килгән чаклар да була бит, әлеге очракта балаларны туганнар алып кайта ала, - дип шатлана район үзәк сырхауханәсендә эшләүче Рамилә Зиннурова. - Балалар бакчасына алты яшьлек кызыбыз Кадрия барачак. Ул бакча ачылганын зарыгып көтә, бирегә икенче класска баручы Инсаф абыйсы белән йөриячәк.
Кадрия Әхтәриева да кызын балалар бакчасына теләп йөртәчәк:
- Ясминәгә биш яшь, әлегә кадәр аны әнием карады. Хәзер исә бирегә йөриячәк. Әниләр өчен вакытында декрет ялыннан һәм отпусктан эшкә чыгу мөһим. Өйдә балаларга күз-колак булып торучы әби-бабай булса ярый ла ул, әгәр юк икән, балалар бакчасы һава сыман кирәк. Авылыбыздагы бакча минем өчен дә, кызым өчен дә уңайлы: иртән иртүк торып, район үзәгенә барасы юк. Яңа балалар бакчасы - яңа эш урыннары да
дигән сүз бит әле ул.
Хәер, фактлар үзләре үк сөйли. Шул рәвешле, районыбызда лаеклы мәктәпкәчә белем белән тәэмин максатыннан, әти-әниләр һәм балаларга шартлар тудыру өчен шактый эш башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев