Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кичкеево авылы комбайнчысы лидерлар сафында атлый

Тәҗрибәле комбайнчылар үстерелгән уңышны югалтуларсыз, кыска срокларда җыеп алырга тырыша. Алар арасында “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалы комбайн­чысы Вячеслав Туртыгин да бар. Вячеслав район комбайнчылары арасында алдынгылар сафында атлый. Елның коры, эссе саклануы сәбәпле ул, уңыш язмышы өчен борчыла. Утыз ике еллык механизатор стажы булган Вячеслав өчен быелгы урак – егерме бишенчесе.

– Игенче хезмәтенә мәхәббәт әтием Юрий Сергеевичтан килә. Чөнки ул озак еллар механизатор булып эшләде. Мәктәптә укыган елларда да энем Дмит­рий белән әтием янында, техника арасында кайнашырга ярата идек. Җәйге каникул көннәрендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдек. Ул безне техниканың бар нечкәлекләренә өйрәтте. Шуның өчен аңа гомер буе рәхмәтле без. Дмитрий да игенче һөнәрен сайлады. Ул да берничә ел комбайн иярләде. Шулай ук, алдынгылар сафында бара иде. 2013 елда без аның белән бергә бер комбайнда эшләдек. Хәзерге ярдәмчем Дмитрий Мухин белән икенче ел бергә урак язмышын хәл итүгә үз өлешебезне кертәбез. Уракка чыкканчы, “Мега-класс” комбайнын җентекләп ремонтлап чыктык. Техниканың сынатмавына ышанабыз, – диде Вячеслав. 
Вячеслав Туртыгин ярдәмчесе Дмитрий Мухин белән быелгы урак башыннан барлыгы 12523 центнер ашлык суктырганнар. Бу – районның барлык комбайн­чылары арасында икенче күрсәткеч. 
Вячеслав авыр хезмәт көненнән соң өенә ашыга. Аны анда тормыш иптәше Валентина, кызлары Екатерина белән Мария көтә. Валентина Надеждино почта бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли. Олы кызлары Екатерина юрист һөнәрен сайлаган. Ә Мария быел тугызынчы класска укырга бара. 
– Абыйлы-энеле Туртыгиннар безнең җәмгыятьнең горурлыгы. Икесе дә уңган, булган механизаторлар. Аларга нинди генә эш йөкләсәң дә, карусыз, сыйфатлы итеп башкарып чыгалар. Быелгы уракта Вячес­лав икенче филиал буенча лидерлар сафында атлый, – диде филиал агрономы Рәис Мингазиев. 
Кайбыч басуларында игенчеләребез тырышлыгы белән үстерелгән уңышны җыеп алу оешкан төстә бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгъ­лүматлардан күренгәнчә, 14 августка бөртеклеләрнең барлык мәйданының 36,8 проценты җыеп алынган. 
Игенчеләребез көзге бодай, арыш культураларын урып-җыюны төгәлләде. 6081 гектар мәйданда игелгән көзге бодайдан барлыгы 15 мең 810 тонна уңыш алынды. Бу һәр гектардан уртача 26 центнер дигән сүз. Арыш игү буенча районда “Подберезье” хуҗалыгы гына шөгыльләнә. Алар бу культураны 424 гектар мәйданда иккәннәр иде. Әлеге мәйданнан алар барлыгы 1188 тонна уңыш алдылар. Һәр гектар 28 центнер уңышы белән сөендерде. 
Хәзерге вакытта игенчеләребез югары темпларда сабан культураларыннан арпа, борчак урып-җыю эшләрен башкара. 3856 гектар мәйданда игелгән арпаның 3500 гектары урып-җыелган, әлегә һәр гектардан 26 центнер уңыш чыга. 1682 гектарда чәчелгән борчак тулысынча җыеп алынган. Уңдырышлылык – һәр гектардан 15 центнер. Барлыгы 2432 тонна борчак җыелган. Шул ук вакытта игенчеләр киләсе ел уңышына нигез салу, уҗым культуралары өчен туфрак әзерләү белән мәшгуль. Быел план нигезендә 11345 гектар мәйданда көзге культуралар чәчеләчәк. 14 августка 9504 гектар мәйданда туфрак әзерләргә өлгергәннәр инде. Бу – планга карата 83,8 процент тәшкил итә. 13284 гектар мәйданда игелгән сабан бодаеның 1000 гектары җыеп алынган. Барлыгы 2000 тонна бөртек суктырылган. Уңдырышлылык һәр гектардан 20 центнер тәшкил итә. Шулай ук, терлек азыгы хәзерләү эше дә бара. Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 5200 тонна печән, 71000 тонна сенаж, бер шартлы терлеккә 19,1 центнер азык берәмлеге азык хәзерләнгән. 
Игенче хезмәте авыр һәм мактаулы. Хәзерге вакытта районыбыз иген басуларын кыр корабларында иңләгән һәр игенчегә уңышлар теләп калыйк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев