Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кошман авылында район оешуның 25 еллыгы уңаеннан мәгариф хезмәткәрләре һәм укучылар бик матур концерт куйды

Узган атнада район оешуның 25 еллыгын барлык авыл җирлекләрендә дә бәйрәм иттеләр. Без үзебез Кошман авылында мәктәп, балалар бакчасы коллективы һәм укучылар куйган концерт программасын тамаша кылдык.

Концерт авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның котлау сүзләре белән башланып китте.
- Чирек гасыр элек районны оештырып җибәрү бер дә җиңел булмаган, билгеле. Моның өчен инициатив группа төзелгән. Аның составында авылдашыбыз Рушания Нәфыйкованың да булуы безнең өчен чиксез горурлык, - диде ул. - Егерме биш ел, бер карасаң, күп гомер дә түгел. Әмма 1991 елда туган авылдашларыбыз Ранил Шәфиев, Рушан Сайранов, Динар Сәгъдиев, Динар Гатауллин, Алсинә Садриева һәм Рөстәм Сәлахов бүгенге көндә тормышта үз урыннарын тапкан 25 яшьлек егетләр һәм кызлар. Бу елны өйләнешкән гаиләләр дә быел көмеш туйларын бәйрәм итә.
Кошманлыларны район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова да котлады:
-Барыгызны да районыбызның туган көне белән ихлас котлап, исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим, - диде ул.
Үзләре әйтмешли, җитмеш төрле һөнәр иясе ул укытучы халкы. Укыту-тәрбия эшләреннән тыш, алар җыр-моңга, биюгә һәм нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Концертны Розалия Садриева белән Мәдинә Хәмидуллина алып барды. Директор Илмас Хәмидуллин, укытучылар Резидә Сайранова һәм Айгөл Кадыйрованың җырларын, Алинә Батанованың шигырь сөйләвен, күмәк биюләрне, сәхнәләштерелгән күңелле күренешләрне тамашачы алкышларга күмде. Туган авыл тарихы, аның истәлек­ле урыннары, күренекле шәхесләре турында да горурлык хисләре белән сөйләде мәгариф хезмәткәрләре. Киңкырлы сәләткә ия булган укытучыларның укучылары да нәкъ шундый сыйфатка ия булып чыкты - алар да матур чыгыш ясады.
- Укытучыларыбыз Кайбычның егерме еллыгында да матур концерт белән шатландырган иде. Район көне бер бәйрәм булса, бүгенге чыгышларыгыз икеләтә бәйрәм булды. Рәхмәт сезгә, - диде ахырдан Лилия Сафина һәм коллективка Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман авылында район оешуның 25 еллыгы уңаеннан мәгариф хезмәткәрләре һәм укучылар бик матур концер...