Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошман авылында яшәүче сугыш ветераны 90 яшендә дә умарталар асрый

90 ел гомер, диген... Әллә ниләр сыйган бит шул 90 елга: сугыш афәте дә, хезмәткә багышланган гомер, балалар, оныклар... Кошман авылында яшәүче Хәсән абый Җиһаншинның бу көннәрдә әнә шул хатирәләрне барлаган көннәре. 90 яшен тутырган көнне янына барып, күңелләрен кабат кузгаттык бугай...

Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән Кош­ман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаны Хә­сән абый сөенеп каршы алды. Россия Президентының котлау хаты белән район башлыгының бү­ләген күз яшь­ләре белән кабул ит­те.

- Онытмауларына рәх­мәт. Йөзне ваклыйм ин­де, картаела шул, әлегәчә уразаны калдырганым юк иде, - дип көрсенеп куйды ул. Шөкер, әле дә егетләрдәй җитезлеген югалтмый Хәсән абый: мәчеткә намазга йөри, йорт-кура тирәсендә кайнаша, умарталарны да игътибарсыз калдырмый.

- Безне битлексез якын китермиләр, әткәйне ник берсе тешләсен! Кортлар да якын итә үзен, - диде улы Наил, фотога төшәр­гә дип бакчага чыккач. Килене Зәйнәп бакчада нин­ди генә гөлләр үстер­мәгән! Алар Ижау шәһә­рендә гомер иткәннәр, хәзер Кошманга туган нигезгә кайтырга булганнар. Хәсән абыйның тормыш иптәше Рәшидә апаның якты дөньядан китүенә байтак еллар үткән инде...

Хәсән абыйга сугышка китәргә повестка килгәндә нибары 19 яшендә була ул. Белоруссияне, Риганы азат итүдә, Варшава, Штаргард, Наугард, Берлин, Польцинда барган сугышларда катнашкан. Орден-медальләргә лаек булган сугышчы туган ягына 1947 елда гына кайткан. Авылда да тимер-томыр белән эшләр­гә туры килгән үзенә: 20 еллап тимерчедә хезмәт куйган. Әле соңгы елларда да киңәш-сораулары белән мөрәҗәгать итеп киләләр. Саулык-сәламәтлек белән, авылдашларына, якыннарына терәк һәм кирәк булып, йөздән уздырып яшәргә язсын иде әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман авылында яшәүче сугыш ветераны 90 яшендә дә умарталар асрый