Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кошман мәктәбе ашханәсендә нинди үзгәрешләр булган?

«Тәмле дә, файдалы да булсын!» Шушы девиз астында соңгы елларда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның туклануын оештыруда шактый үзгәрешләр булды.

Ризыкны мәктәп ашханәләрендә әзерләүдән ланч-бокслар системасына күчерделәр, ашау өчен карточка ярдәмендә түләү керттеләр. Шәһәр мәктәпләреннән аермалы буларак, район-авылларда ланч-боксларның ни икәнлеген дә белмиләр. Мәктәпнең үз ашханәсе бар, ризыкны да ягымлы пешекчеләр әзерли. Безнең мәктәп тә үзгәрешләр кичерде: ике тапкыр туклану оештырылды. Укучыларга тәкъдим ителүче ризык витаминнарга бай, рационда сөт, атланмай, ит, көнбагыш мае булырга тиеш, чөнки үсеп килүче организмга кайнар ризык белән бергә аксым, кальций, фосфор, углеводлар, минераллар, витаминнар керә. Әле ашларыбыз тәмле булсын дип кенә түгел, ашханәбез дә матур булсын дип тә тырыштылар бит: ремонт ясадылар. Ике атна чамасы балаларның ашханәдә туклануын туктатып тордылар. Кайнар ризыкны укучылар өйдән алып килде. Әти-әни нәрсә пешереп җибәрә инде: кем - аш, кем - бәрәңге, кем - кибеттән алып... Өйдән килгән ризыкны ашап, туклансак та, әти-әниләребез ашханәдәге ремонтның тизрәк төгәлләнүен теләде. Чөнки безне ашату кесәләренә шактый сукты. Ник дигәндә, ашхәнәдә ике тапкыр туклану өчен аена 200-300 сум гына түлиләр бит, ә шушы ике атна эчендә безгә тәмле ризыклар алу өчен ярты ел ашаган сумма чыгып китте. Пешекчеләребез Гөлфинә апа белән Гөлнур апа пешергән тәмле ашларны да сагынырга өлгердек.

Хатын-кызлар бәйрәменә ашханәбез өлгерде. Әти-әниләргә дә, укытучыларга да тыныч. Ә ашау бездә, чынлап та, тәмле дә, файдалы да. Безгә бары тик тырышып укыйсы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәктәбе ашханәсендә нинди үзгәрешләр булган? \