Кошманлылар Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан мәҗлескә җыелды
Район үзәгендәге затлы кафеда Кошман авылында туып-үскән Равил Җәләлиев, корбан чалдырып, 120ләп өлкән яшьтәге авылдашын мәҗлескә җыйды.
Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да катнашты. Алар өлкәннәрне икеләтә бәйрәм белән котлады һәм ихлас теләкләрен ирештерде. Мәҗлестә Коръән сүрәләреннән аятьләр яңгырады. Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Югары Кошман мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Фәйзуллин, Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров үтемле вәгазьләр сөйләде. Ак яулыклы апаларны, түбәтәйле абыйларны җырчы-якташыбыз, Борындык авылы егете Данис Зәйнуллин, Морза Бәрлебашы имамы Фирнат хәзрәт Өметбаев та тәбрик итте. Ахырдан барысы да корбан чалдырып, мул табын әзерләгән Равил Җәләлиевка һәм аның гаиләсенә рәхмәт әйтеп дога кылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев