Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошманнан Борһановлар гаиләсендә берсеннән-берсе матур өч кыз үсә

Мәктәптә укыган елларда вакыт-вакыт классташым Гөлсөягә кызыгып куя идем. Гаиләдә сигез бала үсте алар. Чөгендер чүбе утау, бәрәңге алу, кар көрәү кебек эшләрне алар сизми дә, күз ачып йомган арада башкарып куя иде.

Дустым апаларыннан калган матур-матур күлмәкләрне дә күп киде, өй эшен дә бер көн бер туганы, икенче көнне башкасы эшләште. Итәк тутырып бала-чага үстерүнең мәшәкатен һәм чыгымнарын әти-әниләре үзләре генә белгәндер, ләкин сигез бала да тормышта үз юлын тапты, ашлы да, эшле булды. Яллар җитү белән, күчтәнәчләрен алып, сигез яктан сигез шатлык туган йортына юл ала, берсе кайта алмаса, башкалары ата-ана хәлен белергә ашыга. Без үзебез дә гаиләдә өч бала үстек. Ул заман өчен бу гадәти күренеш булса, хәзер өч балалы гаиләләр дә күп балалы гаилә статусын алды. Сабыйлар туу елдан-ел кими, демография аксый, үлем-җитем, киресенчә, арта бара. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Һәр гаиләдә өч бала - гадәти күренеш булырга тиеш. Бу фикерне халыкка дөрес формада җиткерү мөһим. Моны һәркем үз үрнәгендә күрсәтергә тиеш дип саныйм. Бу республика өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим" дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, әлеге мөрәҗәгатьне хуплап, демографияне яхшырту мәсьәләсен җае туры килгән саен күтәрә. Ә өч бала үстерүе җиңелме соң? Шул сорау­га җавап эзләп, мин үзебезнең Кошман авылында яшәүче Борһановлар гаиләсенә юл тоттым.
"Кызлы йорт - нурлы йорт" дип белеп әйткәннәрдер, мөгаен. Рөстәм белән Гөлнараның да өч кызы - Ралия, Талия һәм Рәзинә - өйләренең генә түгел, тормышларының да яме. Хуҗабикә үзе дә өч балалы гаиләдә үскән, бертуган апасы да дүрт сабыйга гомер биргән. Шуңа күрә өч бала үстерү Гөлнара өчен гайре-табигый хәл түгел.
-Әлегә бала үстерүнең авырлыгы сизелми. Олылары кечкенәләренә ярдәм итеп үсәләр. Өченче кызыбыз тугач, Ана (Гаилә) капиталына сертификат алдык һәм безгә күп балалы гаиләләргә тиешле җир дә бирелде, -диде ул. -Субсидия­-ташламалардан да файдаланабыз. Кечкенәбез балалар бакчасына йөри, аның өчен түләгәндә дә күп балалы булу ярап куя. Һәр бала үз ризыгы белән туа дигәндәй, үсә төшеп, мәктәпне тәмамлагач та артык кыенлыклар булмас дип ышанасы килә.
Кошманда Борһановлар гаиләсе тырыш гаилә буларак та мәгълүм. Хөкүмәт ярдәменнән файдаланып, алар сигез сыер, тана, бозаулар асрый. Мал-туар ишле булгач, эш иртәдән кичкә кадәр дәвам итә, олысына да, кечесенә дә җитә. Димәк, балалар кечкенәдән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп, җавап­лылык тоеп үсә.
-Кызларыбызның ярдәме җәй көне аеруча сизелә. Сыерларыбыз күп булгач, көтү чираты да еш туры килә бит, - диде Рөстәм.
-Балаларның берсе безнең белән көтүгә китсә, икенчесе өйдә кала, - дип, әңгәмәгә Гөлнара кушылды. - Ул сеңлесенә күз-колак була, терлекләргә су тутырып, ашарларына сала. Кечкенә бозауларның асларын да чистартып куя хәтта. Арып-талып кайтканда, вак-төяк кенә эшләрне дә үтәп куючы булгач рәхәт ул.
Әйе шул, ишле гаиләдә балалар кечкенәдән бер-берсен кайгыртып үсә. Рәзинә әле дүрт яшендә генә, ә унике яшьлек Ралия белән унбер яшьлек Талия зурлар инде, моны яхшы аңлый. Хәер, кечкенә Рәзинә дә туганлыкны тоя, әле бер, әле икенче апасы кочагына кереп елыша. "Гаиләбез зур булгач, барыбызга да рәхәт, күңелле", - ди алар. Сыеныр­лык бертуганнарың күп булгач, җан рәхәте шул ул. Серләр дә күңелне бимазалап йөрми, янәшәңдә аны бүлешүче, авыр мәлләрне җиңеләйтүче, шатлыклы чакларны күбәйтүче, бер карында ятып, якты дөньяга аваз салган, бер ананың сөтен имеп, бер атаның кайгыртуын тоеп үскән якын кешеләрең була.
-Балалар үстерү җиңел түгел. Бу шатлык та, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Әтием, әнием, дип яныңда бөтерелеп йөрүче балаларың булу үзе бер бәхет ул, - диде гаилә башлыгы мине озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманнан Борһановлар гаиләсендә берсеннәнберсе матур өч кыз үсә