Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кошманнан Равил абый “тимер атын” тере атка һәм сыерларга алыштырган

Җәй җитү белән, балачакның якты хатирәсе булып, әтием белән бергә көтү көткән чаклар искә төшә.

Ул вакытта хуҗалыкларда терлек күп асрау сәбәпле, көтү чираты ике-өч көн рәттән туры килә иде. Беренче көн ярыйсы гына үтсә дә, калган көннәрдә сабыр савытларым тулганын хәтерлим. Күз алдыма колхозның ферма көтүен көтүче абыйлар килеп, аларның иртә яздан алып кара көзгә кадәр көтү көтүләре мине гаҗәпләндерә иде. Сыерларның мул итеп сөт бирүе дә барыннан да бигрәк әлеге сабыр һәм тырыш затларга бәйле бит!

Кошман авылында яшәүче Равил абый Сәлахов та менә инде утыз беренче елын көтү көтә. Казанда туган малай, дүрт яше тулгач, әнисе белән бергә Кошман авылына күченеп кайта. Дүртенче классны тәмамлагач, ара-тирә әнисе эшләгән Афанасьевкадагы җиләк-җимеш совхозында эшли башлый. Кечкенәдән үк техника белән мавыккан егет Федоровскоеда СПТУ филиалын тәмамлый һәм җиләк-җимеш совхозында иң элек комбайнчы ярдәмчесе, аннары механизатор булып эшли. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач та тракторын ташламый Равил абый. Тора бара җиләк-җимеш совхозыннан Кошман авылына, ул чагындагы "Правда" колхозына күчә.

Тракторы ватылып, аңа озак кына запас часть булмый тору егетнең һөнәр алыштыруына китерә дә инде.

- 1984 елда булды ул хәл. Зоотехник өйгә килеп, өч кенә көн фермада эшләп торуымны үтенде. Мин башта карыштым, чөнки ферма эше куркытты. Кечкенәдән техника белән "җенләнгәч", хәтта ат та җигә белми идем. Шулай да ризалаштым. Өч көн дә, өч ай да, утыз ел да үтеп китте шулай, - ди тимер атны тере атка, сыерларга алыштырган Равил абый.

Без көтү йөргән болынга килгәндә чиләкләп яңгыр коя иде.

- Менә шулай, коеп яуган яңгырны да, җәйге челләне дә тәнебез аша үткәрәбез. Бер тәүлек көтү көтсәк, икенче көнне фермада эшлибез. Төнге сәгать унбергә кадәр көтәбез дә, таң белән сәгать өчтә тагын чыгабыз. Көтүчене ашату бер тапкыр оештырылган, үзебез шулай килештек. Ризыктан канәгать, бик тәмле пешерәләр, - диде яңгырда чыланып, өсте манма су булган көтүче. - Күптән түгел урамыбызга таш җәйделәр, эшкә йөрүе рәхәт хәзер, аңа шатланып туя алмыйбыз!

Авылым көтүчесе турында управляющий Ринат Садриев та уңай фикердә:

- Равил абый тырыш, эшен җиренә җиткереп үти торган кеше ул, хезмәттәше белән дә уртак тел табып эшлиләр.

- Чыннан да аңлашып эшлибез, Равил абый белән эшләве рәхәт, җайлы кеше ул, - диде сменадашы Радик Гарифуллин.

Гаиләсендә исә ул Нәзирә апаның яраткан тормыш иптәше, алар ике бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә кызлары Роза тормыш иптәше Альберт белән Казанда яши, ике балалары бар. Уллары Рөстәм дә әлеге шәһәрдә эшли. Нәзирә апа да озак еллардан бирле фермада терлекче булып намуслы хезмәт куя.

Менә инде утыз елдан артык һәркөн иртән җигүле ат арбасына утырып, Равил абый эшкә бара, янәшәсендә - Нәзирә апа. Кар явып, күзачкысыз буран дулавына, җәйге челлә һәм туктаусыз яңгырга да карамый алар, чөнки терлекләр көтә. Хезмәтен намус белән башкаручы, табыннарны сый-нигъмәтле итүдә зур өлеш кертүче авылымның әлеге гади һәм сабыр кешеләренә игътибар һәм хөрмәт күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманнан Равил абый “тимер атын” тере атка һәм сыерларга алыштырган