Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күпмилләтле Колаңгы авыл җирлегендә гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшиләр

Безнең Колаңгы авыл җирлеге иң матур җирлекләрнең берсе ул. Район мөстәкыйль булып оешкан туксанынчы еллардагы Колаңгы белән бүгенгесе арасында җир белән күк аермасы. Шушы еллар эчендә авылыбыз күзгә күренеп үсте, аны заманча матур йортлар бизи, яңа социаль объектлар сафка басты. Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов район террорчылыкка каршы көрәш...

-Авыл җирлегебез - күпмилләтле. Иң зур күпчелекне руслар (335 кеше), татарлар (268 кеше) тәшкил итә, чувашлар - 37. Ун еллап элек җирлегебезгә казах гаиләсе күченеп кайтты. Бездә йорт-җирле булдылар, балалары мәктәптә укый башлады, телебезне өйрәнделәр, рус мәктәбен тәмамладылар. Бу гаилә үзләрен хезмәт сөючән итеп танытты. Дини бәйрәмнәр вакытында "Минбәян" мәчетендә тәмле пылау пешереп авылдашларыбызны да сыйлыйлар. Бездә үзбәк милләтеннән булган гаиләләр дә бар. Шулай ук гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп яшиләр. Документлары тәртиптә, пропискалары бар.
Милләтләр дуслыгын тәэмин итү өчен уртак мәдәниятне сакларга кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Сабантуйлар, милли, дини бәйрәмнәрне бар халык катнашында бергә уздырабыз, кунакларга йөрешәбез. Колаңгы станциясе, Түбән Колаңгы, Бәли авылларын үз эченә алган җирлектә төрле милләт вәкилләренең бердәм гаиләсендә дус-тату яшәвебез белән горурланабыз. Авылда мәчет эшли, часовня төзелә.
Милләтебез, динебез төрле булса да, этник киеренкелекнең беркайчан да күзәтелгәне, моңа этәрердәй сәбәпләр дә юк. Бөтен халык катнашында узучы авыл җирлекләре җыеннарында да милләтләр дуслыгы, этникара мөнәсәбәтләр гармониясе турында даими сөйлибез. Мәктәп, күпфункцияле үзәк, фельдшер-акушерлык пунк­ты, полициянең участок уполномоченные белән уртак хезмәттәшлегебез дә шул максатка юнәлдерелгән. Яшьләр, балалар арасында милләтара аралашу, толерантлык, бер-береңә хөрмәт хисләре тәрбия­ләүдә мәктәп зур эш башкара. Колаңгы мәктәбендә укучыларның милли-психологик үзенчәлекләрен өйрәнү, классларда дустанә мөнәсәбәт булдыруга аерым игътибар бирелә. Педагогик коллектив милләтара дөньяны ныгыту, мәктәп­ләрдә иминлекне тәэмин итүдә әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли. Ата-аналар җыелыш­ларында террорчылык, экстремизмны кисәтү, башка милләтләрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау темасы еш күтәрелә. Без үз җиребездә, илебездә, авылыбызда, урамыбыз­да, үз йортыбызда тынычлык яклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев