Кредит сазлыгына батмас өчен, кайбычлыларга киңәшләр
Бер карасаң, шундый җайлы инде: кредит аласың да, бөтен проблемаларыңны хәл итәсең! Телисең икән, кредит акчасына машина сатып ал, йорт җиткер, ял итәргә барып кайт... Аласың да, түлисең! Ай-һай, алганда банк акчасы ла ул, ә менә түләгәндә үз кесәңнән чыга шул.
Кредит алу бүгенге көнкүрештә гадәти хәлгә әйләнде. Шул ук вакытта, соңгы елларда кредит бурычларын кайтарганда күпләрнең зур проблемалары чыга. Тормышны җайларга алынган кредит безне акрын гына аска тарта түгелме?! Кредит белән нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин, әйдәгез, берничә очракны карап үтик әле.
КЕШЕ ӨЧЕН БЕРКАЙЧАН ДА КРЕДИТ АЛМАСКА!
Динә белән Әхмәт (язмадагы барлык кеше исемнәре дә үзгәртелеп бирелә - Р.Х.) инде берничә ел очрашып йөри. Озакламый гаилә корып яшәү турында да хыяллана алар. Тормышны гына җайлап җибәрергә дә, аннан барысы да җырлап кына барачак дип, ышандыра Динәне Әхмәт. Икесе дә бер-берсенә ышаналар, ә нишләп авырлыкларны да бергә үтмәскә, ди?! Уйлый торгач, Әхмәт кечкенә генә бизнес ачырга уйлый. Әмма кечкенә бизнес өчен дә зур акчалар кирәк шул. Эшне башлар өчен кредит алырга була ир. Тик ул үзе Россия гражданы түгел, шуңа кредитны Динә исеменә алалар. Акрын гына бизнеслары күтәрелә, бар да җайлана башлый. Күпмедер вакыттан соң, Динә белән Әхмәт бик каты ачуланышалар. Хәлләре аерылышуга кадәр барып җитә. Илгә кризис үтеп кергәч, Әхмәт, бизнесын ташлап, үз иленә кайтып китә. Ә кредит?! Ул Динә өстендә кала...
- Казандагы иптәш кызыма кредит алырга булыштым. Үзе ала алмас иде, чөнки кредит тарихы начар, - дип сөйли Земфира. - Справка җыярга да булышам, син кул гына куй дип сорады. Булыштым, дус кыз бит!
Дүрт ай түләгәннән соң, дус кыз түләүне туктата. Очрашулардан да качып йөри башлый. Ә кредит - Земфира исемендә. Мин аны дус кызым сораганга алдым, дип, банкка барып исбатлап булмый бит. Калган 200 меңне үз кесәсеннән кайтарырга туры килә аңа.
Кемдер сораганга, бигрәк тә кредит кирәк булган кеше безнең ил гражданы булмаганда, үз исемегезгә кредит алудан баш тартыгыз!
"ПАСПОРТ КЫНА КИРӘК!"
"Биш минутта кредит бирәбез, паспорт кына кирәк!" "Хезмәт хакына кадәр акча биреп торабыз." "Кредит алырга булышам!" Менә шундый белдерүләрне хәзер бик еш очратырга була. Мондый белдерүләрнең ешаюы - мөрәҗәгать итүчеләрнең күплегеннән килеп чыга. Рәсми банклардан кредит алу өчен, документлар туплап, справкалар җыеп, шактый вакыт сарыф итәргә кирәк. Әле алай иткәндә дә, бирәләрме, юкмы - билгесез. Ә тиз арада акча биреп торабыз, дип белдергән оешмалар, клиент мөрәҗәгать итүгә, кирәк кадәр акчаны шунда ук кулга да тоттыра. Паспорт турындагы мәгълүматны язып, кирәкле урынга кулыңны куясың да... Тиз акча бирүләре рәхәт анысы, ә менә кайтара башлагач, кул куйган кәгазьдә нинди зур процентлар язылганы, бурычыңны бер генә көнгә соңга калдырсаң да әллә нинди зур штрафлар көткәне соңрак беленә шул. Мондый оешмаларның, рәсми банкларга караганда процент ставкасы, гадәттә, бик зур була. 30-49 процентка җитә хәтта. Әлбәттә, процентлар, штрафлар турындагы мәгълүмат килешү кәгазендә бик вак хәрефләр белән язылган була. Кулга акча керәм дип торганда күпләр ул вак язуларга игътибар да итеп тормый, ди белгечләр.
...Гөлнур ханым, шәһәргә баргач, тиз арада акча биреп торучы бер оешмадан 3000 күләмендә акча алып тора. Күп акча түгел бит, кайтарырмын дип уйлый ул. Әмма авылга кайткач, төрле мәшәкатьләргә бирелеп, бурычы турында онытып та җибәрә. Ә берничә айдан, банктан Гөлнур ханымга 66 мең бурычы барлыгын искәрткән хат килеп төшә. Тикшерә, белешә башлагач шул ачыклана: һәр түләнмәгән көн өчен 128 сум штраф исәпләнеп барган икән. Шуның өстенә бурычның процентлары да үскән. Менә шулай итеп, 3000 сум - 66000гә әйләнгән дә куйган. Килешүдә имзаң торгач, түләми дә булдыра алмыйсың.
Бүгенге заманда паспорт белән бик сак булырга кирәк. Чит кеше паспорты белән кредит алучы ялганчылар турында еш ишетеп торабыз. Паспортыннан да колак каккан, кем өчендер кредит бурычын да каплап барган кешеләр дә бар. Таныш булмаган кешегә паспорт турындагы мәгълүматны бирергә, шикле җирләрдә паспорт копияләрен калдырудан сак булыгыз. Паспортыгызны югалтсагыз, күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, шул ук көнне полиция бүлегенә барып, паспорт югалту турында гариза язырга кирәк.
Тагы бер сак булырга кирәк әйбер: кредит алырга булышучылар (кредит брокерлары) турында да әйтеп китәсе килә. Әйе, аерым түләү хакына кредит алырга булышам, диючеләр бар бүген. Кемгәдер чыннан да булышканнарын да ишеткәнебез бар. Ләкин андый кешеләр арасында мошенниклар булуы да билгеле. Кредит алу эшен башка берәүгә тапшырырга телисез икән, сак булыгыз! Аерым кешеме ул, оешмамы - башта аның турында мәгълүматны тикшерегез, алдан булышкан клиентлар белән элемтәгә чыгарга тырышыгыз. Кредит алырга булышучы оешманың интернетта аерым сайты, урнашкан урыны, телефоннары булырга тиеш.
КРЕДИТ КАРТАЛАРЫ
Минем үземдә дә әллә ничә банкның кредит карталары саклана. Кулланганым гына юк. Кредит карталарын кемгә дә бик җиңел бирәләр хәзер. Техника кибетләрендә дә, берәр банктан кредит алганда, "сезгә ихтирам йөзеннән, бүләк итеп" кредит картасын кулга тоттыралар. Андый кредит карталарын КУЛЛАНМАВЫҢ ХӘЕРЛЕ. Чөнки, кредит картасын биргәндә аның белән куллану кагыйдәләрен беркайчан да ахыргача аңлатып җиткермиләр. Мәсәлән, "карточкадагы акчаны илле көн дәвамында процентларсыз куллана аласыз", дип сезне шатландырырга тырышалар икән, моны шулай аңларга кирәк: әгәр сез картаны айның беренче числосында куллана башладыгыз икән, чыннан да, сез аны тагы 49 көн процентларсыз куллана аласыз. Әгәр инде айның 30нчы числосында файдалана башласагыз, процетларсыз кулланырга 19 көнегез генә калган дигән сүз.
Менә шундый кагыйдәләр.
БИШ ТИЕН БУРЫЧ
...Әминә апа өй түбәсен ябар өчен бер банктан кредит ала. Көнен көнгә туры китереп, кагыйдәләрне бозмыйча түләп тә бетерә ул аны. Өй түбәсеннән яңгыр үтми, кредит вакытында ябылган, тыныч кына яшә дә бит... Тик ике елдан соң, Әминә апага банктан хат килеп төшә. Анда банкка 24 000 сум бурычы барлыгы турында искәртелгән була. Ни бу? Ни өчен банк тагы өстәмә акча сорый? Әминә апа хатны тотып банкка китә. Ә анда шул аңлашыла: кредит суммасы төгәл саннарда гына булмаган, һәр ай саен 6450сум 56 тиен түлисе, дип язылган. Менә шул 56 тиен ике айда түләнми калган һәм бурыч булып арта барган...
Түләнми калган тиеннәр калмадымы, кредитның без күрми калган шартлары булмадымы икән дип борчылып йөргәнче, кредитны ябып бетергәч тә, банктан шартлар үтәлгән, кредит түләп бетерелгәнлеге турында справка алыгыз. Мондый справканы һәрбер банк бирергә бурычлы.
Кредитны түләп бетергәннән соң да, түләү кәгазьләрен өч ел сакларга киңәш итә белгечләр.
КРЕДИТОМАНИЯ?!
Психологлар бүген бездә яңа авыру симптомнары барлыгы турында чаң кага. Ул да булса кредитомания. Ахырын уйламыйча, хәтта әллә нинди мөһим сәбәпләр булмаганда да (телефон алырга, ялга барып кайтырга, кием-салым алырга һ.б), зур процентларга карамыйчаи кредит ала күпләр. Бер кредитын түләр өчен икенче, өченче тапкыр кредит алырга курыкмаучылар да бар. Һәм ахырдан еш кына уңайсыз хәлләрдә калалар, кредитны түләп бара алмаганнар, ахырдан машиналарын, фатирларын, өйдәге техникаларын сатып түләргә тиеш була.
ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ:
Кредит алыр алдыннан үзегезгә түбәндәге сорауларны биреп карагыз әле:
Чыннан да, сезгә кредит алу кирәкме? Әллә сез бу проблеманы (мәсәлән, нинди дә булса товар алуны) башка юллар белән дә хәл итә аласызмы? Кредитны вакытында түләп бара аласыгызга ышанасызмы? Хезмәт хакыгыз кредит түләп барырга җитәчәкме?
Алынган кредит суммасына караганда, сезгә күбрәк түләп барырга туры киләчәк. Сез бу турыда хәтерлисезме?
ПОРУЧИТЕЛЬ БУЛУ
КУРКЫНЫЧМЫ?!
Әйе, куркыныч! Поручитель булырга ризалык биргәндә, бу вазыйфаның ни дәрәҗәдә зур җаваплылык сораганын аңлап бетерәбезме икән?! Кредит алучы кулына банктан акча ала, кирәкле максатларында куллана һәм вакытында банкка бурычын кайтарып барырга тиеш. Ә поручитель - кулына акча алмаса да, бер-бер хәл булган очракта, кредит алучының банкка булган бурычын тулысы белән кайтарып бирергә бурычлы. Димәк, поручитель булырга ризалашканда, без үзебезгә алмаган акчаны, банкка үз кесәбездән кайтарып бирергә ризалашабыз дигән сүз була инде. Ярый ла кредит алучы танышыбыз намуслы булып, үз бурычын үзе кайтарып бетерсә. Башта кредитны түләп барып, аннан калганын поручитель иңсәсенә салып калдыручылар да бар.
Күптән түгел генә танышларыбыз шактый уңайсыз хәлдә калды. Гаилә башлыгыннан эш урынында оешма өчен кредит (сүз миллионнар турында бара) алганда поручитель булырга сорыйлар. Танышыбыз залог итеп үзләре яшәгән фатирны күрсәтә. Берничә айдан оешма җитәкчеләренең кинәт кенә "юкка чыгып", банк каршындагы бурычны аның җилкәсенә аударып калдырасын каян белсен соң инде ул шул чакта? Кредитны түләп бармыйсың икән - залогта фатиры, ә кредит суммасы балаларына гына түгел оныкларына да мирас булып калырлык. Мондый очракта нишләргә? Күпме генә суд юлын таптасалар да, әлегәчә җавап таба алганнары юк...
Элек бергә эшләгән идек, белгән кешем, эштән сораганга, каршы килергә уңайсыз, дип кенә, җиде кат үлчәмичә, поручитель булырга алынмагыз.
Гүзәл ХӘЯЛИЕВА, Кайбыч районы судьясы:
- Банклардан кредит алу, тормыштагы кайбер ситуацияләрне хәл итәргә ярдәм дә итәдер, бәлки. Әмма, кредит алу турындагы килешүгә кул куйганда, һәркем банк куйган шартларны кабул итүе һәм аларны үтәргә ризалашуы турында истә тотарга тиеш. Зур бурычлар җыелганда күпләр, проблемадан чыгу юлын эзләп, судка мөрәҗәгать итә. Ләкин нинди генә тормыш шартлары булуга карамастан, түләү турындагы килешүне бозарга беркемнең дә хокукы юк.
Эльвира ЗАҺИДУЛЛИНА, Кайбыч районы баш суд приставы:
- Кредит бурычы күбәйгән кешеләрнең өйләренә барып милек хәле тикшерелә. Бу кешегә рәсмиләштерелгән барлык төр милекне барлыйбыз. Йорт-җир, техника, йорттагы милек - барысы да тикшерелә. Суд карары белән 10 меңнән артык бурычы булганнар чит илгә чыгарылмый. Кайберәүләрнең, машиналарын, йорттагы милкен саткач та, кредит бурычларын түләргә акчалары җитми, чөнки кредитның процентлары гел үсеп тора. Бигрәк тә кредит бирүче кечкенә оешмалар, кооперативлардан алган кредитларның процентлары зур була. Түләнми калган суммага каралган штраф бәяләрен яшереп калдырган очраклар да бар алар арасында. Зур банклардан алган кредит тарихлары белән түгел, ә нәкъ менә бурычка акча биреп торам, дип үзен рекламалаган кечкенә кредит оешмаларыннан гаризалар керә. Килешү шартларын укымыйча, төшенмичә кечкенә генә суммалар алып, ахырдан зур акчалар кайтарырга тиеш булган кешеләр дә бар.
Безнең районда да кредит бурычын түли алмаучылар бик күп. Кайбыч районы буенча кредит буенча барлыгы 196 эш карала. Кайбычлыларның төрле банкларга 23 миллион сум бурычлары бар.
Үз чиратымда, райондашларга шундый киңәшләр бирер идем: Кредит алганда килешү кәгазен бик яхшылап укырга, түләү шартларын өйрәнергә (иң вак язылган өлешне дә укырга иренмәскә).
Алынган кредитны вакытында түләп барырга. Кредитны почта бүлекчәсе аркылы күчерергә туры килә икән, тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, бу эшне берничә көн алдан башкарырга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев