Колхозлар оештыруда комсомолларның да роле зур була. Ул вакытта әле яңа оешкан колхозларның күбесендә партиянең башлангыч оешмалары булмый. Шуңа күрә ВКП (б) райкомы бу эшне оештыруны авылда комсомол оешмаларына яки аерым актив комсомолларга йөкли. Андый активистлар Кайбыч җирлегендә йөзләгән була. Чүкри-Алан авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Кашшаф Җамалиев -...
1912 елның 10 августында туган Кашшаф абый яшьли әти-әнисез калган. Ятим бала берничә ел көтү көтә, аннары производствода эшли. Ләкин аны туган ягы - урманнар, болыннар белән чорнап алынган, тирә-юньдә салкын чишмәләр бәреп торган туган җире үзенә тарта. Бу - утызынчы еллар бусагасы. Ул - авылда беренче комсомол. Колхозда комсомол оешмасын төзүче дә Кашшаф абый була. Комсомол яшьләре аны оешманың беренче секретаре итеп сайлыйлар. Әйе, яшь егет тормышта шактый биеклекне ала, ә алда никадәр сынаулы юл үтәсе бар әле...
Утызынчы еллар башында районда "Колхоз бригадасы" газетасы чыгарыла башлый. Актив хәбәрче буларак, газета битләрендә колхозның үргә менүенә комачаулаучыларны оста тәнкыйтьли, авыл байларын, кулакларын кыю фаш итә. Бу ачу тудыра, алар яшь хәбәрче белән исәп-хисапны өзәр өчен, җай эзли. Ләкин явызлар яшәргә омтылучы яшь йөрәкнең тибүен чикли дә, өркетә алмый. Ул тагын да кыюрак мәкаләләр яза башлый. Авыл хәбәрчесе ударникларның эш тәҗрибәләрен газета аша башкаларга җиткерә, өлкә газеталары белән дә хәбәрләшеп тора. "Кызыл яшьләр", "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре"), "Кызыл Татарстан" газеталары аның фоторәсемнәрен бастыра. Кашшаф абый партия сафына керә. Аны ВЛКСМ райкомына эшкә җибәрәләр, аннары Мәлки
МТСында партия-политик эшкә җитәклечелек итә. Кайда булуына карамастан, кулыннан каләмен төшерми.
Бөек Ватан сугышы еллары. Кашаф абый 1941 елның 25 августында сугышка алына. Мари АССРның Суслангер лагерена озаталар, 25 сентябрьдә армиягә җибәрләр. 1942 елның 12 августында бик нык яралана, өч көнгә якын һушсыз ята. Шуннан соң аны госпитальгә салалар, аягына операция ясыйлар. Госпитальдән 1943 елның 2 июлендә чыгаралар. Ул фронттан яраланып кайта, аның күкрәгендә Дан ордены ялтырый. 1944 елның 24 июлендә аны яңадан чакырталар. Бу вакытта ул Мари лагерена эләгә. Кабат операция ясыйлар. Госпитальдән чыккач аңа тагын сугышырга туры килә. Алар күп кенә шәһәрләрне саклыйлар, азат итәләр. Кашшаф абыйның мәңге онытылмаслык вакыйгасы Калинин шәһәрен саклау һәм азат итү була. "Тирә-якта авыллар, урманнар яна, ә без Калинин шәһәрен азат итәбез",-ди ул.
Бөек Җиңү таңын госпитальдә каршылый. 1945 елның 8 маенда аңа тагын бер кат операция була. Бу вакытта аның гаиләсенә "Кашшаф Җамалиев сугышта үлде" дигән язу килә. Шушы язу туганнарын, тормыш иптәшен кара кайгыга сала. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Аны Дан ордены, Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкиләр.
Сугыштан кайткач, авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлый. Ул картларны, хатын-кызларны, яшүсмерләрне эшкә туплап, чәчү мәйданнарын киңәйтүгә, терлекчелек продукциясе алуны арттыруга ирешә. "Кызыл Татарстан" газетасы аның эш тәҗрибәсе турында сөйли, фоторәсемен урнаштыра.
ВКП(б) райкомы секретаре З.Зарифуллин Кашшаф Җамалиевның колхоз рәисе булып эшләгән эшчәнлеген менә ничек характерлый.
"Колхоз рәисе - авыл хуҗалыгы артеленең тулы хокуклы хуҗасы, икенче төрле әйткәндә, ул - авыл хуҗалыгы фронтының командиры. Райондагы күп кенә колхозларның рәисләре үз алларына куелган бурычларны яхшы аңлап, Бөек Ватан сугышы көннәрендә армый-талмый эшләде, фронтка авыл хуҗалыгы продуктларын мул җитештереп торуда бөтен көчләрен куйдыл. Бу хәрәкәтнең башында Кашшаф иптәш Җамалиев торды." Сугыштан соң да җаваплы эшләр башкара, газеталар белән актив хәбәрләшеп тора. КПСС райкомы һәм район Советы Башкарма комитеты авыл хәбәрчесе Кашшаф иптәш Җамалиевны берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкли, район газетасы аңа китапханә бүләк итә. 1958 елда хәбәрчеләрнең икенче республика съездында делегат булып катнашу бәхетенә ирешә. Зур тормыш юлы үткән актив авыл хәбәрчесен Татарстан АССР Югары Советы Президиумы
«Үлемсез полк": Кайбыч районының Чүкри-Алан авылыннан Кашшаф Җамалиев
Колхозлар оештыруда комсомолларның да роле зур була. Ул вакытта әле яңа оешкан колхозларның күбесендә партиянең башлангыч оешмалары булмый. Шуңа күрә ВКП (б) райкомы бу эшне оештыруны авылда комсомол оешмаларына яки аерым актив комсомолларга йөкли. Андый активистлар Кайбыч җирлегендә йөзләгән була. Чүкри-Алан авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Кашшаф Җамалиев - шуларның берсе.
1912 елның 10 августында туган Кашшаф абый яшьли әти-әнисез калган. Ятим бала берничә ел көтү көтә, аннары производствода эшли. Ләкин аны туган ягы - урманнар, болыннар белән чорнап алынган, тирә-юньдә салкын чишмәләр бәреп торган туган җире үзенә тарта. Бу - утызынчы еллар бусагасы. Ул - авылда беренче комсомол. Колхозда комсомол оешмасын төзүче дә Кашшаф абый була. Комсомол яшьләре аны оешманың беренче секретаре итеп сайлыйлар. Әйе, яшь егет тормышта шактый биеклекне ала, ә алда никадәр сынаулы юл үтәсе бар әле...
Утызынчы еллар башында районда "Колхоз бригадасы" газетасы чыгарыла башлый. Актив хәбәрче буларак, газета битләрендә колхозның үргә менүенә комачаулаучыларны оста тәнкыйтьли, авыл байларын, кулакларын кыю фаш итә. Бу ачу тудыра, алар яшь хәбәрче белән исәп-хисапны өзәр өчен, җай эзли. Ләкин явызлар яшәргә омтылучы яшь йөрәкнең тибүен чикли дә, өркетә алмый. Ул тагын да кыюрак мәкаләләр яза башлый. Авыл хәбәрчесе ударникларның эш тәҗрибәләрен газета аша башкаларга җиткерә, өлкә газеталары белән дә хәбәрләшеп тора. "Кызыл яшьләр", "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре"), "Кызыл Татарстан" газеталары аның фоторәсемнәрен бастыра. Кашшаф абый партия сафына керә. Аны ВЛКСМ райкомына эшкә җибәрәләр, аннары Мәлки
МТСында партия-политик эшкә җитәклечелек итә. Кайда булуына карамастан, кулыннан каләмен төшерми.
Бөек Ватан сугышы еллары. Кашаф абый 1941 елның 25 августында сугышка алына. Мари АССРның Суслангер лагерена озаталар, 25 сентябрьдә армиягә җибәрләр. 1942 елның 12 августында бик нык яралана, өч көнгә якын һушсыз ята. Шуннан соң аны госпитальгә салалар, аягына операция ясыйлар. Госпитальдән 1943 елның 2 июлендә чыгаралар. Ул фронттан яраланып кайта, аның күкрәгендә Дан ордены ялтырый. 1944 елның 24 июлендә аны яңадан чакырталар. Бу вакытта ул Мари лагерена эләгә. Кабат операция ясыйлар. Госпитальдән чыккач аңа тагын сугышырга туры килә. Алар күп кенә шәһәрләрне саклыйлар, азат итәләр. Кашшаф абыйның мәңге онытылмаслык вакыйгасы Калинин шәһәрен саклау һәм азат итү була. "Тирә-якта авыллар, урманнар яна, ә без Калинин шәһәрен азат итәбез",-ди ул.
Бөек Җиңү таңын госпитальдә каршылый. 1945 елның 8 маенда аңа тагын бер кат операция була. Бу вакытта аның гаиләсенә "Кашшаф Җамалиев сугышта үлде" дигән язу килә. Шушы язу туганнарын, тормыш иптәшен кара кайгыга сала. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Аны Дан ордены, Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкиләр.
Сугыштан кайткач, авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлый. Ул картларны, хатын-кызларны, яшүсмерләрне эшкә туплап, чәчү мәйданнарын киңәйтүгә, терлекчелек продукциясе алуны арттыруга ирешә. "Кызыл Татарстан" газетасы аның эш тәҗрибәсе турында сөйли, фоторәсемен урнаштыра.
ВКП(б) райкомы секретаре З.Зарифуллин Кашшаф Җамалиевның колхоз рәисе булып эшләгән эшчәнлеген менә ничек характерлый.
"Колхоз рәисе - авыл хуҗалыгы артеленең тулы хокуклы хуҗасы, икенче төрле әйткәндә, ул - авыл хуҗалыгы фронтының командиры. Райондагы күп кенә колхозларның рәисләре үз алларына куелган бурычларны яхшы аңлап, Бөек Ватан сугышы көннәрендә армый-талмый эшләде, фронтка авыл хуҗалыгы продуктларын мул җитештереп торуда бөтен көчләрен куйдыл. Бу хәрәкәтнең башында Кашшаф иптәш Җамалиев торды." Сугыштан соң да җаваплы эшләр башкара, газеталар белән актив хәбәрләшеп тора. КПСС райкомы һәм район Советы Башкарма комитеты авыл хәбәрчесе Кашшаф иптәш Җамалиевны берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкли, район газетасы аңа китапханә бүләк итә. 1958 елда хәбәрчеләрнең икенче республика съездында делегат булып катнашу бәхетенә ирешә. Зур тормыш юлы үткән актив авыл хәбәрчесен Татарстан АССР Югары Советы Президиумы да хөрмәтли, аны Мактау кәгазе белән бүләкли. Газетабызның иң актив хәбәрчеләреннән берсе Кашшаф абый Җамалиевның тормыш юлы әнә шундый. Кайбычның данын, иминлеген, абруен Кашшаф Җамалиев кебек якташларыбыз арттырдылар. Кашаф абый белән Нурзифа апа Җамалиевлар 53 ел бергә гомер итәләр. Җиде балага ата-ана, бик күп оныкларына әби-бабай була алар. Кашаф абый да Нурзифа апа да инде күптән гүр иясе. Мәкаләбез алар рухына дога булып барсын.
Нет комментариев