Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Өлкән кешене тәрбиягә алу хокукына кемнәр ия?

2017 елның гыйнварыннан Татарстанда "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" пилот проекты старт алды. Балигъ булмаган балаларны тәрбиягә алу тәҗрибәсе киң таралган һәм ул күбебезгә таныш. Бу юлы чагыштыр­мача яңа булган, халык әле белеп бетермәгән проект - өлкән яшьтәге һәм инвалидларны гаиләле итүгә юнәлдерелгән проект турында сөйләшәсе килә. Әңгәмәдәшебез - социаль...

- Чулпан Галимулловна, өлкән кешеләрне гаиләгә тәрбиягә алу проектының максаты нидән гыйбарәт?
- Картлык - ярдәм һәм тая­ныч, кайгырту таләп ителә торган чор. Бу аеруча ялгыз яшәүче өлкәннәргә кагыла. Ялгызлык, үзеңне уңайсыз хис итү, кирәксез дип санау, күңел төшенкелегенә бирелү, сәламәтлек какшау сәбәпле, үз-үзеңә хезмәт күрсәтә алмау - гадәттә әлеге категория гражданнары күзгә-күз очраша торган проблемалар. Болар барысы да мөстәкыйль яшәп, караучы яллаган өчен түли алмауга сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, күпчелек өлкәннәрнең интернат-йортларда яшәргә күңеле тартмый.
Өлкән яшьтәгеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең гамәлдәге формалары белән беррәттән, яңалары да барлыкка килә. Алар арасында өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу аерым урын алып тора. Мондый проектны гамәлгә кертү идеясе картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга булган чиратларны киметү, өлкәннәрнең тормыш шартларын уңайлы итү максатында барлыкка килгән. Аларга ярдәм итүнең схемасы гади: авыру сәбәпле үз-үзләренә авырлык белән хезмәт күрсәтүче өлкәннәргә картлар йортында түгел, ә гаиләдә яшәргә тәкъдим итәләр. Гаиләдә яшәп, алар үзләрен яклаучы, кайгыртучы булуын һәм хөрмәт итүләрен тоячак. Болардан тыш, йорт тирәсендә хәленнән килгәнчә булышып, өлкәннәр үзләрен кирәкле итеп хис итә. Бу төр социаль хезмәт күрсәтүнең төп бурычы - ялгыз яшәүчеләргә гаилә җылысын бирү.
- Ялгыз яшәүче өлкәннәрне тәрбиягә кемнәр алырга мөмкин?
- Мондый хокук балигъ булган, эшкә сәләтле 60 яшькә кадәрге ир-атлар, 55 яшькә кадәрге хатын-кызларга бирелә. Тәрбиягә алучы беренче чиратта бергә яшәү, тәрбияләү буенча бурычларны үтәргә сәләтле булырга, өлкән кеше белән аны туганлык җеп­ләре бәйләмәскә тиеш.
- Мондый гаилә оештыруның төп шартлары, кагыйдәләре нидән гыйбарәт?
- Гаиләгә тәрбиягә үз-­үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә югалу сәбәп­ле, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, үз йомышларын үти алмаган, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган ялгыз яшәүче гражданнар бирелә. Алар инвалид булырга яки булмаска да мөмкин. Тәрбиягә алучыларның торак мәйданы җитәрлек, матди тәэмин ителеш дәрәҗәсе үз югарылыгында булу шарт (керем яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш). Аларның сәламәтлеге дә игътибарга алына. Гаилә әгъзаларында хроник характердагы чирләр, зарарлы һәм тискәре гадәтләр булмаска тиеш. Хөкем ителгәнме, юкмы икәнлекләре дә тикшерелә. Гаиләдәгеләрнең әби яки бабайны алырга рөхсәт бирүләре дә кирәк.
- Тәрбиягә ничә кеше алыр­га мөмкин һәм аларны караган өчен түләү каралганмы?
- Бер кандидатка тәрбиягә икедән дә артык өлкән кеше бирелми. Тәрбиягә алынган өлкән кеше өчен айлык түләү суммасы түбәндәгечә: инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса - айга 4 мең сум; II төркем инвалид караган өчен - 6 мең сум; I төркем инвалидка - 8 мең сум. Моннан тыш тәрбиягә алынган өлкән кешенең айлык кеременең 75 проценты гаилә бюджетына күчерелә. Тәрбиягә алучы да, алынучы да бер-берсенең милкенә дәгъва итә алмый. Өлкән кеше, тәрбиягә алучының рөхсәте белән, аның милкеннән файдалана ала. Ә тәрбиягә алучыга әлеге хокук бирелми.
- Өлкән кешене тәрбия­гә алырга теләге булган кайбычлыларга кая мөрәҗәгать итәргә?
- Әлеге проектка бәйле барлык сораулар белән Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан "Өмет" халык­ка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 21-0-93 номерлы телефон аша да элемтәгә керергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкән кешене тәрбиягә алу хокукына кемнәр ия?