Ульянково терлекчеләре 1 Май бәйрәмен фермада каршы алачак
Яңа елдан соң түземсезлек белән көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе - 1 Майдыр, мөгаен. Килешәсездер, кояшлы язгы көннәре белән генә түгел, озакка сузылган яллары белән дә күңелләрне җылыта ул. Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип аталуы да юкка гына түгел: авыл кешесенә язгы эшләрне башларга менә дигән вакыт!
Ә кайберәүләр өчен май бәйрәме ни дә, яз бәйрәме ни. Аерма юк, чөнки аларның хезмәте бер генә көн дә ялны белми - терлекчеләрне әйтүем. Ульянково авылында яшәүче Татьяна һәм Петр Дементьевлар, мәсәлән, гадәттәгечә, бәйрәмнәрдә дә фермага, маллары янына ашыгачак. Гаилә башлыгы Ульянководагы терлекчелек фермасын җитәкли, уңган хуҗабикә сыер сава. Яшьләрне хезмәт урыны таныштырган, дүрт ай очрашып йөргәннән соң кавышканнар. Кызлары Евгениягә инде 10 яшь, ә игезәкләр Никита белән Дениска әле яшь ярым гына булып килә.
- Көзгә балалар бакчасына бирәчәкбез, әлегә мин эштә вакытта туганым ярдәмгә килә. Декрет ялымның да бер аен гына өйдә утырдым, авыл җирендә хезмәт итмичә генә көн итеп буламы соң?! - ди ана.
Хуҗаларның уңганлыгы турында өйләре, каралты-куралары да сөйли. «Ана» (Гаилә) капиталына Ульянковода йорт сатып алганнар, аны җиренә җиткезеп төзекләндергәннәр. Авылда яшь белгечләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән махсус программа буенча якын киләчәктә тагын да киңәергә исәпләре юк түгел. Күпбалалы гаиләнең өметләре зурдан, киләчәккә ышаныч бар, чөнки эш шартлары канәгатьләндерә, хезмәт хакы даими түләнә.
- Кая без юк, шунда яхшы, диләрме әле?! Әлбәттә, иптәшемнең дә, минем дә эш җиңелләрдән димәс идем. "Шәһәр ягына каерырга иде, туган" дип, "киңәш" бирүчеләр булмады түгел. Туган җиребез авылда булгач, җир кешесенең канына сеңгән хезмәтне башкарып яшәргә язсын, дим. Иптәшем дә үзем сыман авыл җанлы булды, - диде игезәкләрнең әтисе Петр.
Хезмәт агачының мул җимешләрен татып, гаиләгезне тагын да ишәйтеп, башкаларга үрнәк булып яшәгез, Дементьевлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев