Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Министр Марат Әхмәтов Кайбычта урак барышына югары бәя бирде

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбычта урак барышыннан канәгать булуын белдерде.

Кече Мәме авылы янындагы көзге бодай кырында министрны районның барлык хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары каршы алды. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән барлык хуҗалыклардагы иген басуларын вертолетта күзәтте һәм шушы кырга төштеләр.

- Мин бүген Кайбычта бик күп матур кырлар күрдем, - диде Марат Әхмәтов. - Елына карата сездә икмәк бар. Иген басуларын чүпле дип әйтмәс идем, технологик таләпләр төгәл үтәлгән. Шулай да кукуруза кырларына киләчәктә игътибарны арттырырга кирәк булачак. Быелгы корылыклы һава шартлары Иделаръягы районнарын аеруча сынады.Туфракта дым бик аз. Кайбыч артык зур район түгел, шуңа да сездә киләчәктә дә һәр кишәрлек җир шулай кадерле булырга тиеш. Һава торышы мөмкинлек бирсә, урып-җыю эшләрен 20 августка төгәлли аласыз.

Терлек азыгы әзерләү, терлекчелеккә бәйле мәсьәләләр турында сөйләшкәннән соң, Марат Әхмәтов җитәкчеләр белән тук башаклы басуга юнәлде. Бу кырдагы көзге бодайның һәр гектары 30 центнер уңыш бирә дисәләр дә, министр аңа ышанмады.

- Миңа калса, әлеге иген кырының уңдырышлылыгы күпкә югарырак. Күрәсезме, махсус сайламыйча гына бер башакны кулыма алдым, андагы бөртекләр бик яхшы калибровка узган шикелле. Шуңа да тагын бер тапкыр уңдырышлылыгын тикшереп, миңа бүген үк хәбәр бирегез әле, - диде ул.

Министр борчакның һәр гектардан 25-28 центнер уңыш бирүен дә югары бәяләде. Борчак корылыкка тиз бирешә торган культура, ничек шулай уңыш бирә алды икән дигән соравына, районның баш агрономы Илһамия Нигъмәтҗанова җавап бирде.

- Борчак үсеш алган вакытта яңгырлар яуды, шунда ул ян сабакларын чыгарып өлгерде, тагын бер атна яумый торса, бу уңышны ала алмый идек.

Министр Кайбычтан соң Апаска юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Министр Марат Әхмәтов Кайбычта урак барышына югары бәя бирде