Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәлки авылында сугым пункты ачылды

Шәхси эшмәкәр төзеткән әлеге пунктта мал чалу, эшкәртү, итне саклау өчен барлык шартлар да тудырылган.

Аны ачу тантансында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, дәүләт ветеринария инспекциясенең Апастагы территориаль бүлеге начальнигы Фиргать Сафин, үзебезнең райондагы ветеринария белгечләре катнашты.
Район башлыгы ветеринария таләпләренә туры китереп эшләнгән пункт ачуы өчен Азат Шәйдуллинга рәхмәтен белдерде.
- Файдалануга тапшырылучы әлеге пункт район өчен мөһим объектлардан санала. Без 2015 елда Чүти авылында шундый сугым пункты ачкан идек. Ул бүгенге көндә дә эшләп тора. Әлеге егетләр бу объектны эшләүдә зур тырышлык күрсәтте, - диде ул. - Җирле халык белән уртак тел табып, барлык ветеринария таләп­ләрен үтәп, намус белән уңышлы эшләргә язсын сезгә.
Биредә өч сугымчы, ветеринария санитар-эксперты эшләячәк. Эксперт итнең сыйфатын тикшергәннән соң, келәймә суга. Сатуга дигән малын биредә суйдырырга теләүчеләр рәхим итсеннәр. Цех бер сменага 10-15 баш мөгезле эре терлек чалып, эшкәртергә сәләтле. Эшкәртелгән сыер, сарык итләрен куеп торыр­га 10 тонна сый­дырышлы суыткыч та бар. Якын- тирә авыллардан малны барып алу мөмкинлеге дә бар, - диде Азат Шәйдуллин.
Мәлкидәге сертификатлы мал чалу пункты мөгезле эре терлек, атлар чалу хезмәте күрсәтә. Итне суыту, ветеринария документлары бирү каралган. Бәяләре бер килограммга 180-230 сумга кадәр.
Телефон: 89656826414.
КФХ Шәйдуллин А.Р. Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки авылында сугым пункты ачылды