Бүгенге көндә Кайбыч терлекчеләренең төп максаты- кышкы чорда продукция җитештерүне киметүгә юл куймау. Фермаларда бер көнгә 51,3 тонна сөт җитештерелә. Бу елның унбер аендагы эшчәнлек буенча без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе әзерләгән 24 нче очет формасына күз салдык.
Агымдагы елның унбер аенда районыбыз терлекчеләре барлыгы 17665 центнер ит, 217104 центнер сөт җитештергән. Бу күрсәткеч, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 97 процент, ит җитештерү 91 процентны тәшкил итә. Ел башыннан бозаулар алу күләме дә 94 процентка туры килә. Терлекчелектә нәсел эше буенча җаваплы, ясалма орлыкландыру технологлары эшчәнлеген үз контролендә тотучы "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин җитештерү темпларының бераз сүлпәнләнүен "Ак Барс" холдингының үзе карамагындагы барлык җәмгыятьләрдә дә савым сыерларын цех ысулы белән асрауга күчүендә күрә. Без бу хакты газетабызның узган саннарының берсендә язган идек инде.
- Әлеге ысул буенча раздойдагы сыерлар гел бәйләнгән килеш бер урында торырга тиеш. Айлар буе бәйдә торган сыерларны орлыкландыру вакыты сизелмичә калырга мөмкин. Вакытында каплатылмаган сыердан, билгеле инде, бозау алып булмый. Димәк, аннан сөт тә, ит тә юк дигән сүз. Продукция булмагач, акча да юк, - диде ул.
Шуңа да карамастан, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы терлекчеләре, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләрен 101 әр процентка үти алганнар.
Филиалның Мәлки авылындагы фермаларында технология таләпләрен үтәүгә җитди карыйлар. Ольга Егорова инде 21 ел дәвамында салкын ысул белән бозаулар карауда эшли.
- Сигезенче классны тәмамлауга ук фермага эшкә килгән идем. Башта Кыр Буасы авылындагы фермада сарыклар карадым. Ә Мәлкигә килгәч, бозаулар карый башладым. Хезмәтем бик җаваплы. Яшь маллар арасында үлем-җитем булмасын өчен, аларны яшь баладай карарга кирәк. Хәзерге вакытта группамда 150 баш бозау бар. Аларны савымчылардан өч көнлек вакытында кабул итеп алам һәм 100 килограмм авырлыкка кадәр үстерәм. Аннан соң олырак группага күчерәбез, - ди терлекче.
- Ольганың эш тәҗрибәсе зур, җаваплылык тоеп эшли. Шуңа да бозаулары көр булып үсә. 27 көнгә кадәр аларга сыер сөте эчерә, аннан соң, сөтләренә коры сөт куша башлый. Бозаулар алдыннан катнашазык, яфраказык өзелми. Аның группасындагы бозаулар көненә 668әр, ел башыннан 700 граммнан артык үсеш бирә, - дип бозау караучының эшенә югары бәя бирде җәмгыятьнең баш зоотехнигы Валерий Томлеев.
Җәй буена җыелган яфраказык яшь терлекләр өчен менә дигән витамин чыганагы ул. Тиешенчә ашаган малда өмет бар.
Нет комментариев