Кышкы таң, авыл әле йоклый, ә савымчылар инде тирләп-пешеп сөтлебикәләре янында кайнаша. Иртәдән кичкә кадәр алар әнә шулай фидакарь хезмәт куя. Савымчылар белән якыннанрак аралашу өчен туган авылым Мөрәледә урнашкан фермага юл тоттым.
Мине "Ак Барс Кайбыч - 1" җәмгыятенең баш зоотехнигы Наил Габдуллин һәм ферма мөдире Гөлфизә Гыйләҗева каршы алды.
- Узган елның беренче февраленнән октябрьгә кадәр кадәр без цех системасы белән эшләгән идек. Әлеге системаны уңай дип тапмадык: күп сыерлар вакытында ясалма орлыкландырылмый калды, сөт күләме дә кимеде. Хәзер элеккечә эшли башладык. Кышлату чоры озын, шуңа күрә азыкны җитәрлек күләмдә әзерләдек, рацион буенча ашатабыз. Хәзер терлекчеләрнең эш шартлары күпкә яхшырды. Терлек азыгы да элеккегечә кул белән түгел, ә тракторга тагылган автоматлаштырылган тараткыч белән таратыла. Рационга силос, фураж, печән, сенаж керә. Мөрәле фермасында 2015 елда 10011 центнер сөт җитештердек, узган ел әлеге күрсәткеч унбер мең центнерга җитте, - диде Наил Галимуллович.
Әңгәмәбезгә ферма мөдире Гөлфизә Гыйләҗева кушылды:
- Фермада алты савымчы эшли. Хезмәт коллективыбыз эшчән һәм дус-тату. Бүгенге көндә фермада 543 мөгезле эре терлек бар, аларның 411е савым сыерлары, таналар, бозаулар бар. Бүгенге көндә бер сыердан уртача тәүлеклек савым 16 литрны тәшкил итә.
Савымчыларның сөтлебикәләрен сава торган вакытына туры килдем. Фермага балачак хатирәләремне кузгатучы яңа сауган сөт исе таралган. Биредә авылдашларым Роза Сөнгатова, Рания Хәмидуллина, Ләйсән Сабирова һәм Федоровскоедан Александра Миңнуллина эшли. Аларның һәрберсенә 58-60 сыер беркетелгән.
Мин әле мәктәптә укыган чорда, җәйге каникул вакытында ындыр табагында эшләгәндә, Роза апаны фермада еш очрата идем. Ул монда күптәннән эшли, тәҗрибәле савымчы.
- Элек кичке савымга килгәч, беренче эш итеп, караңгы төшкәнче урамнан салам кертә идек. Аннан соң, саламны сыер астына җәясе, фураж һәм кайнар су белән болгатып бирергә кирәк. Деловаль системасы булдырылгач, эш күпкә җиңеләйде. Азыкны трактор сала, чиләк күтәреп йөрисе юк. Малкайларның асларын гына кырып, чистартып чыгабыз. Бүгенге көндә фермада савымчыларның эше җиңеләйде. Сыерны аппарат белән савабыз. Сөт тә ташыйсы юк, ул махсус цехка ага, - диде Роза апа.
Шунысы бәхәссез: савымчылар, хезмәтләре авыр булса да, үз эшләрен яратып башкара. Һәр сыерга игътибарлы булырга кирәк, ди алар, чөнки һәрберсенең үз холкы. Терлекчеләр өйләрендә дә уңган хуҗабикәләр, шәхси хуҗалыкларында да мал-туар асрыйлар.
Дүрт бала анасы Александра Миңнуллина, фермада әле ярты гына ел эшләсә дә, савымчы һөнәренең серләренә төшенеп өлгергән, җаваплылык тоеп эшли.
- Күрше авылдан килеп эшләсәм дә, соңга калганым юк. Эшемә машина белән алып киләләр һәм кайтарып та куялар. Коллективтагы һәр кеше үз эшен яратып башкара, - диде ул.
Фермада алтынчы елын эшләүче Рания апа Хәмидуллина да хезмәтеннән тәм табып яши. Кайбычта узган авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына чакырылучылар арасында ул да бар. Тормыш иптәше Альберт абый да монда терлекче булып хезмәт куя. Авылым фермасында мактаулы һөнәр ияләре эшли. Бу авыр, тырышлык таләп итүче хезмәтнең нәтиҗәлелеге нәкъ менә аларга бәйле. Авыл хуҗалыгында керем һәм табыш китерүче чыганакларның берсе ул - сөт.
Нет комментариев