Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөрәледән 90 яшьлек Даинә апа: "Гел хезмәттә булдым, ашарга яраттым, 2 класстан башлап картайганчы уразада булдым"

Мөрәле авылында яшәүче ак әби - Даинә Вафианага 90 яшь тулу уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы, сугыштан соңгы чордагы намуслы хезмәте өчен Мәскәү Кремленнән рәхмәт сүзләре белән сугарылган рәхмәт хаты килде. Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге җылы эчтәлекле хатны юбилярга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды.

Әлеге хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасы белән истәлекле бүләген үзенә күрсәтелгән хөрмәт билгесе итеп кабул итеп алды Даимә апа. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зинәтуллин да юбилярга изге теләкләрен җиткерде. 
Улы Илгиз, килене Фәридә белән бергә гомер кичерүе әби бүгенге көндә бәхетле тормыш кичерә. Заманча итеп җиһазландырылган, бөтен уңайлыклары булган йортта балаларының кайгыртуын тоеп яши ул. Әнә туган көненә ортопедик матраслы уңайлы карават бүләк иткәннәр."Бу караватта йокы бигрәк тәмле булды", - ди әби. Сигез балага гомер бүләк итеп, өч улын югалту хәсрәтен кичергән ананы котларга илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче кызлары, киленнәре, оныклары да кайткан иде. Чиләбедә яшәгән улы Фаилнең улы Азат Лондоннан дәү әнисенең юбилеена махсус кайткан. 
- Минем җәйге каникулларым гел Мөрәледә узды. Дәү әниемне бик сагынам, шуңа да, ара ерак дип тормадым, юбилеена ашкынып кайттым. Инде мәрхүм булган бабам Рәхимулла белән белән матур гомер кичерде алар. Безне дә хезмәт белән тәрбияләделәр. Бүген дәү әнине котларга әнә ничек өй тутырып кайтканнар. Ул мондый игътибарга лаек, - диде Азат. 
17 оныгы, 19 оныкчыгы бар Даимә апаның. Хәтере яхшы, үткәннәре турында берәмтекләп сөйли ала. Озак яшәвенең серен дә ачты. 
- Озын гомерле булуымның сереме? Белмим, аның сере ниндидер. Әмма мин гел хәрәкәттә булдым, эшсез торуның ни икәнен дә белмәдем. Ашарга яраттым, икенче класста укыганда ук ураза тота башладым. Соңгы берничә елда гына уразага керә алмадым, - диде ул. 
Бу хакта газетабазның алдагы саннарының берсендә тулырак укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев