Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Мул уңыш үстерергә “Кайбычагрохимсервис” ярдәм итә

Мул уңыш үстерүдә "Кайбычагрохимсервис" җәмгыятенең дә лаеклы өлеше бар. Чөнки игеннәрне чүп үләннәреннән, төрле корткычлардан саклау, ачы туфраклы басуларны известьлау - җәмгыять хезмәткәрләре башкарган эшләрнең кайберләре генә. Агрохимиклар игенчелек тармагын үстерү, район авылларын төзекләндерү, су кертү, юллар салу буенча зур эш башкаралар. Еллык эшчәнлекләренә багышланган җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин...

Җәмгыять директоры Фәргать Сибгатов узган елда башкарылган эшләре турында тәфсилләп сөйләде:

- Матур эшләребез күп безнең. Кырларга известь кертүдә Рөстәм Җиһаншин зур өлгерлек күрсәтте. Механикалаштырылган отряд көче белән Хуҗа Хәсән, Чүти, Олы Кайбыч, Мәлки, Байморза, Колаңгы авылларында вак таштан юл салынды. Олы Подберезье авылында суүткәргеч системасы ремонтланды, яңасы салынды. Олы Колаңгыдагы ярдәмче хуҗалык та үз эшен уңышлы дәвам итә. Игенчелектән, корылык сәбәпле, көткән уңыш алынмады, шулай да 10 мең 270 центнер иген үстердек. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуда Юрий Петров тырышлык куйды. Терлекчеләребез - әниле-уллы Евдокия һәм Виктор Петровлар 187 центнер ит җитештерде. Алар узган ел маллардан 929 грамм уртача тәүлеклек үсеш алды.

Әлеге җыелышта "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин да катнашты.

- Республика буенча ачы җирләргә известь кертүдә агрохимиклар, чыннан да, зур эш башкара. Хәзерге вакытта республикада 22 карьер эшли. Россия төбәкләреннән Татарстан гына ачы җирләрне известьлау белән шөгыльләнә, - диде ул. - Сезнең җәмгыять барлык күрсәткечләр буенча да урталыкта бара. Ярдәмче хуҗалыгыгыз өстәмә табыш алырга ярдәм итә. Шулай да савым сыерлары алырга тәкъдим итәр идем. Сөтчелек тармагыннан җәмгыять кассасына көн саен акча кереп барачак. Бу күпмедер кешегә өстәмә эш урыны да булыр иде.

Җыелышта хезмәт алдынгыларына бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мул уңыш үстерергә “Кайбычагрохимсервис” ярдәм итә