Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева — лидерлык сыйфатына ия җитәкче дә, гаиләсендә яраткан тормыш иптәше һәм әни дә

Мәскәүдә рәхәт, ә Надеж­динода тагын да яхшырак. Әлеге сүзләрне мин Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельевадан ишеттем.

Күптән түгел ул Мәскәүдә РФ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко күзәтүе астында үткән авыл хатын-кызлары форумында катнашты. Аны, шәһәрдә туып-үскән кызны, авыл тормышы кайсы ягы белән үзенә җәлеп иткән соң? Мондый алтын җепләр күп булып чыкты. Ирексездән, надеждинолыларның лидеры булган бу ханым турында күбрәк беләсем килде. 

Язмыштан качып булмый дип дөрес әйтәләр. Туганнан-туган сеңлесенең туе булмаса, Екатерина Надеж­дино авылы барлыгын белми дә яшәгән булыр иде әле. Булачак тормыш иптәше Сергей белән шунда таныша ул. Ул чагында икесенә дә 18 яшьләр тирәсе генә була. Баштарак яшьләр арасында мәхәббәт хатлары йөри, аннары сирәк кенә булса да өч ел дәвамында очрашып йөриләр һәм 2001 елның октябрендә туй ясыйлар. Яшь килен каената белән каенана күңеленә хуш килә: төскә-биткә дә чибәр, акыллы да, игътибарлы һәм ягымлы да. Беренче көннән үк аңа кызым дип эндәшәләр. Ә Екатеринага беренче тапкыр әти-әни дип эндәшү җиңел булмый. Ул бәлеш пешереп, аларны табынга чакыра һәм шунда каенанасы белән каенатасына тәүге мәртәбә әни һәм әти дип әйтә. Шул вакыттан башлап, алар якын кешеләргә әйләнә. 
– Бер түбә астында бергәләп 13 ел яшәдек. Әни мине тормышның күп кенә серләренә өйрәтте, балаларыбызны тәрбияләргә булыштылар. 
2012 елга кадәр, авыл җирлеге башлыгы вазифасы тәкъдим ителгәнче, Екатерина Савельева балалар бакчасында тәрбияче, мөдир булып эшли, мәктәптә инглиз телен укыта, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары була. Яңа вазифага керешү белән тормышы да үзгәрә: мәшәкатьләр күбәя, гаиләсенә аның эш графигына җайлашырга туры килә. 
– Мине авылдагы буш йортлар бик борчый, – диде Екатерина Васильевна, – үзем урам буйлап барам, үзем уйланам: кайчандыр биредә кешеләр яшәгән, алар мичкә ягып ипи салганнар, тора-бара картаеп мәрхүм булганнар яки күченеп киткәннәр. Тәрәзә араларына түшәлгән мамык­ка тезелгән чыршы уенчык­лары гына кайчандыр бу йортларда тормыш кайнаганлыгы турында сөйли. Авылда баралар күп тусын иде, аларның, белем алып, туып-үскән җирләренә кайтып төпләнүен телим. Җирлегебездә нибары 300 кеше калды. Ә бит уйлап карасаң, авылда да шәһәрчә яшәргә була. Үлеп баручы авылларны күреп, йөрәк әрни. 
Екатерина Васильевна җитәкче булып эшли башлаган елларда үзенә зур ярдәм кулы сузган ул чагындагы агрофирма директоры Рамил Каюмовны ихлас рәхмәт сүзләре белән искә алды. 
– Ул вакытта авыл җирлекләрендә акча да, хәзерге кебек программалар да юк иде. Бары тик агрофирма ярдәменә таянырга туры килде. Шул елларда җирлек администрациясе бинасы, ФАП, су башнясы тирәсен әйләндереп алдык. Агрофирма алга таба да төзелеш материаллары белән ярдәм итеп торды. Ел саен нәрсә дә булса эшләнде. Хәзер үзара салым программасы булгач, эшләве күпкә җиңелрәк, аның ярдәмендә авыллар елдан-ел төзекләнә бара. 
Екатерина социаль проектлар бәйгесендә откан грант акчасына районда беренчеләрдән булып Надеждинода ФАП төзиләр, районнан бүлеп бирелгән акчага Кичкеевода су мәсьәләсен хәл иткәннәр. Барлык социаль объектлар да яңартылган, юллар төзелгән, боларның барысында җирле властьның да катнашы бар. Күпфункцияле үзәк сәхнәсе дә буш тормый. Екатерина Васильевна әйтүенчә, бу авыл халкының тормыш дәрәҗәсе турында сөйли, димәк, җырлыйсы, биисе, күңел ачасы килеп тора. 
Җитәкче кабинетындагы мактау кәгазьләре, дипломнар, сертификатлар да авыл җирлегендә башкарылган күркәм эшләрне һәм аның башлыгының активлыгын дәлилли. Монда коллективның «Кайбыч районы тавышы» бәйгесендә катнашкан өчен Мактау кәгазе дә, ФАП төзелеше барышында күрсәтелгән ярдәм өчен Рәхмәт хаты да бар, тагын өч Рәхмәт хаты яңа елга территорияләрне бизәү буенча үткәрелгән бәйгедә актив катнашканнары өчен бирелгән, «Экояз –2018» акциясе өчен диплом, «Бердәм Россия» партиясеннән, ТР Дәүләт Советыннан бирелгән Рәхмәт хатлары, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бәйгенең «Иң яхшы авыл җирлеге» (2017) номинациясендә җиңүче дип­ломы һәм бик күп башка бүләкләр бар. Алар арасында шәхсән үзенә генә бирелгәннәре дә урын алган: «Ел хатын-кызы». «Ел ир-­аты: хатын-кыз карашы» рес­публика бәйгесенең зона турында «Хатын-кыз лидер» номинациясендә җиңү яулаган, үзешчән шагыйрьләр бәйгесендә, «Күркәм гаиләләр тормышы» проектында катнашкан өчен бирелгән һәм башкалар. Ләкин иң төп бәяне халык бирә: аңа ышаналар һәм өлкәннәр, балалар, яшьләрне кайгыртуы, күркәм эшләре, оештырган бәйрәмнәре өчен рәхмәт әйтәләр. 
– Екатерина Васильевнаны хөрмәт итәбез, ул безнең өчен тырыша, Надеждино авылы иң яхшылар рәтендә, ә бит күп нәрсә эшнең ничек оештырылуына бәйле, – ди авыл халкы. 
Лидер булу сыйфаты һәркемгә дә бирелмәгән, вакыт белән хисаплашмыйча эшләү барлык җитәкчеләргә дә хас түгел. 
– Гаиләм мине һәрвакыт аңлый, күпчелек вакытымны эшкә сарыф итүем өчен алар алдында үземне гаепле дә тоям. Хәтта өйдә дә документлар белән утырырга, презентацияләр әзерләргә, отчетлар эшләргә туры килә. Шул сәбәпле, әти-әнинең хәлен дә сирәк беләм, ләкин аларны элеккечә яратам һәм хөрмәт итәм. Тормыш иптәшем Сергейга рәхмәт, ул балалар белән шөгыльләнә, ашарга да пешереп куя. Гомумән, куллары алтын аның – мунча белән гаражны да үзе салды, электр белән проблемалар килеп чыкса да борчыласы юк, машиналар да төзәтә, миңа да эшемдә ярдәм итә. 
Тиздән 8 Март бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Хатын-кыз нәрсә ярата икән? Екатерина белән әнә шул хакта да сөйләштек. 
– Буш вакытыгызны ничек итеп үткәрәсез? 
– Укырга яратам, кайчагында без кызым Ангелина белән янәшә утырабыз да, икәү бергә укыйбыз. Пироглар пешерергә, бәйләргә яратам. 
– Бүләкләр алырга яратасызмы соң? 
– Аны кем генә яратмый икән? Безнең гаиләдәгеләр өчен бүләкнең бәясе түгел, аның чын күңелдән бирелүе мөһим. Унҗиде ел вакыт узса да, әле дә онытылмый, йөкле чагым иде, Сергей миңа – җиләк-җимеш, әнигә ислемай бүләк иткән иде. Ул вакытта Тәтеш педагогия училищесында укый иде. Әлбәттә инде, акчасы булмаган, безгә бүләк алу өчен кан тапшырган иде. Бу вакыйга әле дә булса искә төшеп күңелне нечкәртә. 
– Сезнең өчен бәхет нәрсәдә? 
– Минем өчен бәхет ул – балаларым һәм яраткан ирем. Иң мөһиме – без сөйләшәбез, күрәбез, көләбез, яшибез, шушы бәхет түгелмени? 
Өч баласы Екатерина өчен әни дип өзелеп тора, якыннары ярата һәм хөрмәт итә. Яшәлгән гомереннән канәгать ул, алда тагын бик күп еллар, күп эшләр көтә. Аларны башкарып чыгу өчен активлык та, позитив энергия дә, җитәкчелек итү сәләте дә, һәм, әлбәттә, тормышны ярату да кирәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев