Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч егетләре армиядән кайтты

Шушы көннәрдә, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, Олы Кайбыч авылының дүрт егете исән-имин туган якларына кайтып төште. Әле кайчан гына озатканнар иде кебек үзләрен, бер ел узып та киткән икән бит. Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, егетләрнең әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер.

Армиядән солдат кайту ул авылдашлар өчен генә түгел, күрше-тирә, таныш–белеш өчен дә олы куаныч. Солдат аналары өчен сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр. Районның хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурованың да Кайбыч егетләре өчен сөенече аларның әниләренекеннән бер дә ким түгел. Әле күптән түгел генә солдат шинелен салган Айдар Шакиров, Илфат Өметбаев һәм Дамир Әүхәтшин да редакциябезгә Сәвия апалары белән бергәләп керде. Ә Шөһрәт Камилов, бу көнне Казанга китү сәбәпле, очрашуга килә алмады.
Айдар Воронеж өлкәсендә танкист булып хезмәт иткән. Армиягә киткәнче, Казан энергетика көллиятен тәмамлаган. Ә Илфат Өметбаеның исеме газета укучыларыбызга таныш. Ул учебка узган Мәскәү өлкәсенең Загорянский шәһәрендәге 11300 нче хәрби часть командалыгыннан әти-әнисе Илгиз абый белән Гөлназ апа исеменә үрнәк ул тәрбияләгәннәре өчен Рәхмәт хаты килүе турында язып чыккан идек инде. Учебка узган чагында Илфатка ефрейтор званиесы бирелгән. Хәрби өйрәнүләрдән соң ул Екатеринбург шәһәренә җибәрелгән, анда элемтәче булып хезмәт иткән. Бу егетебез армиягә Казан аграр университетының агрономия факультетын тәмамлаганнан соң киткән. Тагын бер солдатыбыз Дамир Әүхәтшин укуын хәзер дәвам итәргә уйлый. Ул Кукмарадагы Лубян урман-техник көллиятендә белем алган. Армия хезмәтен Хабаровск өлкәсендәге хәрби частьтә мотоукчылар гаскәрендә үткән. Ә Шөһрәт безнең якларга Үзбәкстаннан кайткан, әнисе Хәмидә апа тумышы белән Кошманнан. Ул Рязань өлкәсендә һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән кайтуы әнисенең туган көненә туры килгән. Кадерле кешесенә әнә шундый зур бүләк ясаган ул. Чәчәк бәйләме алыр¬га да онытмаган.
Егетләр барысы да чыныгып, җитдиләнеп кайткан.


– Армиядә хезмәт итү һәр егетнең бурычы. Ир-атлар авырлыклар алдында каушап калмаска, аларны җиңә белергә тиеш, – диде алар. – Армия безнең өчен тормыш мәктәбе булды. Ныгып кына калмадык, яңа дуслар да таптык, моңарчы ишетеп кенә белгән күп шәһәрләрне күрдек. Әле хәрби хезмәткә алынырга өлгермәгән дус-ишләребезне дә кызыктырдык. Җәйгә алар да армиягә барырга уйлый.
Сәвия Зиннурова да егетләр турында бары тик уңай фикерләр генә әйтте. «Хәрби бурычларын кайда гына үтәсәләр дә, моңарчы Кайбыч егетләренең районыбызның, Татарстаныбызның йөзенә кызыллык китермәде, моннан соң да шулай булса иде», – диде ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев