Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәчете 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Изге җомга көнне Олы Кайбыч мәдәният йортында тантаналы төстә авыл мәчетенең чирек гасырлык юбилее уңаеннан вәгазь кичәсе үткәрелде.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районыбыз имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Татарстан Диния назәрәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район халкы катнашты.
Бәйрәм кичәсе Равил хәзрәтнең Коръән сурәләре укуы белән башланды.
Альберт Илгизәр улы тантанада катнашучыларны сәламләде, төзелеш эшләрендә катнашучыларга, мәчеткә ярдәм итүчеләргә, вәгазь сөйләгән Равил хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде.
Дамир хәзрәт Олы Кайбыч авылында мәчетләр тарихына тукталды. Аның әйтүенчә, элекке елларда Олы Кайбыч авылында өч мәчет эшләгән. Кайбыч районы мөстәкыйльлек алганнан соң, 1991 елда мәчет төзү мәсьәләсе күтәрелгән. 1994 елның 9 декабрендә Олы Кайбычта мәчет файдалануга тапшырылган.
Равил хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлаганнан соң, чарада катнашучылар мәчет төзелеше, ачылышы, үзгәртеп корылуы хакында видеофильм карады. Дамир хәзрәт мәчет төзелешенә, 25 ел дәверендә мәчеткә ярдәм итеп торучыларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев