Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Подберезьеда гриппка каршы прививка ясатуда активлык сизелә

Коронавирус пандемиясе безне салкын тиюгә бәйле чирләргә башка күзлектән карарга өйрәтте.

Элегрәк төчкергән, йөткергән, температуралы кешегә исебез дә китми иде. Хәзер аларга сагаеп карыйбыз. Кешеләр сәламәтлекләренә җитди карый башлады. Гриппка каршы прививкаларны да активрак ясата башладылар.
– Мин Олы Подберезье авылында яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтәм, – диде табиблык амбулаториясе фельдшеры Галина Турова. – Минем участокта 555 кеше яши. Аларның 95е – балалар, 184е – пенсионерлар. Узган елларда авылдашларыбызны гриппка каршы прививка ясатырга үгетләп йөрсәк, хәзер күбесе, безнең чакыруны да көтмичә, үзләре килә. Октябрьдә урта һәм өлкән яшьтәге 130 кешегә, 80 балага прививка ясадык. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучыларына бер елны да вакцина ясамыйча калганыбыз юк. Әлбәттә, алдан әти-әниләренең рөхсәтен алабыз. Каршы килүчеләр юк дәрәҗәсендә. Форсаттан файдаланып, амбулаториягә килүчеләргә коронавирусның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында да сөйлибез. Аларга Роспотребнадзор киңәшләрен төгәл үтәргә киңәш итәбез. Битлектән йөрергә, кулларны сабын белән еш юып торырга кирәклеген зурлар да, балалар да яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев