Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбиттә яшәүче Ираида Муклукова – чигү остасы

Олы Тәрбиттә яшәүче Ираида Муклукованың чигү остасы икәнлеген белсәм дә, бу кадәр үк дип күз алдына китермәгән идем. Аллы-гөлле җепләр белән акбүзгә, мендәр тышларына, сөлге-тастымалларга, кулъяулыкларга, карават япмаларына, яулыкларга, пәрдәләргә матур сурәтләр төшерә ул. Кулларыннан гөлләр тамып торучы әлеге уңган ханым турында сезгә дә сөйлим әле.

Муклуковлар яшәгән өйгә килеп керү белән, гүзәллек дөньясына чумдым. Бүлмә саен күз явын алырлык, кулдан чигелгән зур-зур картиналар эленгән. Барысы да агач рам һәм пыяла эченә урнаштырылган унбишләп кул эше арасында ниндиләре генә юк – чәчәкләр, табигать күренешләре, кошл­ар, горур әтәч, хәтта Ленин бабай портретына кадәр бар. Ә стенага куелмаганнары, шкафка пөхтәләп төрелгәннәренең исәбе-хисабы юк. Ираида апа мин килгәндә дә картина чигү белән мәшгуль иде, эшеннән бүленеп, күңел җылысын кушып чиккән һәр иҗат җимеше белән таныштырды. 

– «Кызыл калфак» әкиятен сурәтләгән бу җәймәне күптән чиккән идем, – диде ул, кулына кәрҗин тоткан кыз, бүре, урман күренеше белән бизәлгән өч метрлы тукымага сокланып каравымны күргәч. – Ә менә монысы, чәчәкләр арасына кунган кош рәсеме төшерелгән картина, тормыш иптәшем Анатолий үлгәч «туды». Күләмле булса да, бик тиз чиктем мин аны, үзем дә сизми калдым. Шул рәвеш­ле сагышымны, кайгымны басарга теләгәнмендер инде. Бөтен юанычым – чигү һәм тумыштан авыру булган кызым Альбина. Кул эше тотмаган бер көнем дә юк дисәм, ялган булмас, чикмичә яши алмам кебек. 

Анатолий абыйның мәңгелеккә китүенә дә ун ел вакыт узган, 44 яшендә фаҗигале төстә вафат булган ул. Өч балаларының иң кечесе, Альбина 11 яшьлек булып калган. Сөеп-яратып тәрбия­ли аны Ираида апа. «Инвалид булса да, бернәрсә дә аңламаса һәм сөйләшә белмәсә дә, ул минем балам бит, Ходай исәнлеген бирсен», – диде ул.  – Олы кызым Татьяна шәһәрдә яши, тупыр­дап торган оныгым бар, ә улым Андрей янымда, ныклы терәгем». 
Кул эшенә осталык әнисе Мария ападан бары тик аңа гына бирелгән. Бертуган сеңлесе Валентина да, кызы Татьяна да чигәргә яратмый икән. 
– Мендәр тышлары, карават япмалары, сөлгеләрдән бигрәк, картиналарга өстенлек бирәм. Аларны «крестик» белән чигәм. Берсен эшләп чыгу өчен бер айлап вакыт кирәк, сатканым юк. Әле бит кул эше белән генә дә утырып булмый, абзар тутырып терлеген – сыер, бозау, үгезләр, сарыклар асрыйбыз. Тукыманы күрше Чувашиядәге Комсомол районыннан алам. Пыяла белән рамга Чабаксар шәһәренә заказ бирәм. Чигү үрнәкләренә карап, шакмак­ларны санап мәш киләм, бизәкләр шулай туа. 
Санап карасаң, бу матурлык кесәгә шактый суга. Ләкин яраткан шөгылеңә әнә шулай вакытын да табасың,  кирәк-ярагын алырга  акчасын да кызганмыйсың икән ул. Күңеле матур булган кеше генә шуның кадәр гүзәллек тудыра аладыр ул. Бу җирлекнең әнә шундый уңган куллы, ихлас күңелле кешеләре турында газетабызның киләсе саннарында тагын язарбыз әле. 
Сезнең дә матур картиналар чигәргә өйрәнәсегез киләме? Ираида Муклукова андыйларга киңәшләрен дә әйтеп җибәрде. 
Иң элек тукыма сайларга кирәк, гадәттә ак төслене алабыз. Чигү барышында ул буялып та китәргә мөмкин. Моннан куркырга кирәкми, эш беткәннән соң кер сабыны эремәсе кушылган җылы су белән югач, тукыма чип-чиста була. Үтүкне артык кыздырмыйча гына, бизәксез ягыннан сөлге җәеп үтүкләргә кирәк. 
Чигү җепләрен дөрес сайлау да мөһим. Ул арзанлы, сыйфатсыз булырга тиеш түгел. Чөнки юганнан соң төсе чыгарга яки ул кояшта уңарга мөмкин. Ираида апа үзе кибеттән төрле төстәге шәлъяулыклар алып кайткан, шуларны сүтеп, йомгаклар ясаган. Җепне 25-30, күп дигәндә 50 сантиметр итеп алырга кирәк. Артыграк алган очракта ул чуалачак. 
Яңа гына чигә башлаучылар кыршау кулланса уңайлырак булачак, ул тукыманы тарттырып торачак һәм бизәк тигез чыгачак. Ираида Муклукованың осталыгы җитә, шуңа күрә ул аннан башка гына чигә. Бизәкләрнең сызымы да кирәк булачак, анысы махсус китапчыкка тупланып, газета-журнал киоскларында һәм китап кибетләрендә сатыла. Чигүченең эш урыны яхшы яктыртылган булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбиттә яшәүче Ираида Муклукова – чигү остасы