Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч авылы мәчетендә ифтар үтте

Һава шартлары ураза тотучы мөселманнарга теләктәшлек иткәндәй, салкынча саклана. Авылларда ураза тотучылар өчен ифтарлар үтә. Шундый мәҗлесләрнең чираттагысы пәнҗешәмбе көнне Олы Кайбыч мәчетендә булды.

Ифтар үткәрү чыгымнарын Федоровское авылында яшәүче Илгиз Хаффазов, аның улы, кызы гаиләләре күтәргән. Шулай ук, Олы Кайбыч авылында яшәүче Рәзинә Ибатуллина корбанга сарык чалдырып китергән.
Әлеге мәҗлестә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Илгиз Хаффазовның улы Рөстәм катнашты.
Ифтар башланганчы, мәчеткә килүче ир-атлар, хатын-кызлар кичке намазны укыдылар. Төркиядән килгән Али хәзрәт Урэздем Коръән сурәләре укыды. Мәҗлесне район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды.
Альберт Рәхмәтуллин мәчеткә җыелган дин кардәшләрен Рамазан ае белән котлады, мәҗлесне оештыруда өлешләрен кертүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч авылы мәчетендә ифтар үтте