Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Кайбыч авылында яшәүче Галиәскәрова Рафига апага туксан яшь тулды

Олы Кайбыч авылында яшәүче Галиәскәрова Рафига апага бу көннәрдә туксан яшь тулды. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән Рафига апа бүгенге көндә кадерле әни һәм яраткан дәү әни булып улы Фрат, килене Гөлсәрия белән гомер итә, өйнең алтын йозагы булып тора. Аның тугыз оныгы һәм ун оныкчыгы бар. Һәр ял...

- Тумышым белән Борындык авылыннан мин. Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Кешеләрне сугышка ала башладылар. Безнең ике абый китте, берсе әйләнеп кайтмады, икенче абыем Берлинны алып кайтты. Ә мине апам белән окоп казырга җибәрделәр. Пләтәни авылы янында катырганчы җир казыдык. Аннан мине Яшел Үзәнгә фанер заводына алдылар. Заводтан эштән чыккач, вокзалга бара идек. Анда поездларга утырып, яралы солдатлар кайта башлаган иде инде. Бераз вакыт эшләгәннән соң, заводтан качып кайттым да, тракторчы булырга укырга кердем. МТСта укып бетергәч мине Олы Кайбычка җибәрделәр. Кыз-хатыннар җыелып кыш буе трактор ремонтлыйбыз. Минем шакмак яга торган трактор иде, шундыйга эләктем. Тракторда парлап эшләдек. Икенче иптәшемнең дә исеме Рафига иде, әмма ул өлкәнрәк, миңа караганда тәҗрибәлерәк булды. Трактода 1946 елга кадәр эшләдем. Аннары булачак ирем белән таныштым. Ул да трактор йөртә иде. Шулай итеп, ике тракторчы кавышып та куйдык. Бер улыбыз, дүрт кызыбыз туды, Аллага шөкер бүген барысы да исән-саулар, үз тормышлары белән яшиләр. Гомер буе колхозда эшләдек, урагын да урдым, печәнен дә чаптык. Ачлык еллары да онытылмаган әле. Үлән, яз көне өшегән бәрәңге ашаган чаклар да һич күз алдыннан китми. Бүген шөкер, күңелләр тыныч, табыннар мул. Ни теләсәң - шул бар.

- Рафига апа, безнең "Кайбыч таңнары"н да яратып укыганыгыз­ны да беләбез.

- Әйе, гәҗитләрне күп укыйм мин, почта киләсе көнне икешәр тапкыр урамга чыгып карыйм.

Олы кызы Флера апа да сүзгә кушыла:

- Әти белән әнинең безгә тавыш күтәргәнен, усаллык белән тәрбияләгәнен хәтерләмим. Балачакта бөтен урам балаларын җыеп төрле бәйрәмнәр уздыра иде алар. Иң зур сый ул вакытта - бәрәңге булса да, бәйрәмнәрнең рәхәте күңелдә калган. Тормышыбызны әнидән башка күз алдына да китермибез. Кайчан кайтсак та елмаеп, кочак җәеп каршы ала ул. Һәр көнне йә кесә телефоныннан, йә өйдәге телефоннан безгә шалтыратып хәлләребезне белешеп, барыбызны да барлап тора. Өйдәгеләрнең эштән кайтуын да җылы ризык пешереп көтеп ала. Әниебез әле шулай сау-сәламәт булып, безне шатландырып тагы бик күп еллар яшәсен иде. Ул безнең һәрберебезгә дә бик кирәк!

Рафига апа Галиәскәрова тыл хезмәтчәне, ТАССР үсешенә керткән өлеше дә зур аның.

Районның хөрмәтле кешесен котларга башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин һәм районның ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова килде. Алексей Макаров Рафига апага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. "Авырлыкларны кичеп чыгарга көч тапкан, безгә Җиңү бүләк иткән хөрмәтле буын вәкиле Сез. Бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, шатлык-куа­нычлар телибез!" - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч авылында яшәүче Галиәскәрова Рафига апага туксан яшь тулды