Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Кайбыч мәчетендә вәгазь кичәсе узды

Вәгазь кичәләренә барырга, дин әһелләренең тирән мәгънәле чыгыш­ларын, үгет-нәсыйхәтләрен тыңларга яратам мин. Эш сәгатьләреннән соң барсаң, күңелеңә ял алып, җаныңа тынычлык табып, бөтенләй икенче кеше булып кайтасың ул кичәләрдән.

Олы Кайбычта җомга көнне узган вәгазь кичәсенә килүчеләр дә рухи яктан баеп кайтканнардыр дип беләм. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин газета аша бу хакта алдан ук хәбәр биргән иде. Очрашуга Буа районы имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов та килгән иде. Ямьле кичә аның юлдашы - Коръән-хафиз Рушан хәзрәтнең изге китабыбыздан сүрәләр укуыннан башланды. Мең төрле мәшәкатьләр белән тулы эш сәгатеннән соң, очрашуга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев та килгән иде.
- Хөрмәтле дин кар­дәш­ләрем, - диде район башлыгы. - Вәгазь кичәләренең халкыбызны иманлы итүдә өлеше зур. Шуңа да аны айга бер тапкыр үткәрүне гадәткә кертергә кирәк. Бүгенге кичә Аналар көне алдыннан уза. Барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлыйм, илләр-көннәр тыныч булсын, аналар һәм балалар күз яше беркайчан да таммасын.
Бу көннең вәгазе намаз укуга багышланган иде.
- Ислам диненең биш баганасы бар. Шуның берсе - намаз. Намаз ислам диненең бер терәге. Барлык гамәлләрнең иң хәерлесе булган намаз безне төрле начар гадәтләрдән тыя. Үзен мөселман дип йөрткән һәркем биш вакыт намаз укырга тиеш, - диде Ильмир хәзрәт үзенең вәгазендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәчетендә вәгазь кичәсе узды