Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Бәрле елгасы тирәсен чистартты

Елга-күлләр тирәсен чиста тоту турында күпме генә сөйләсәк тә, барыбер анда чүп-чар ташлап калдыручылар, көнкүреш калдыклары түгүчеләр очрый әле. Әнә Олы Кайбыч мәктәбенең 5-10 класс укучылары ел саен яз ахыры, җәй башларында Бәрле елгасы тирәсен чистартырга чыга һәм алардан соң тирә-юнь ялт итеп кала. Мәктәп укучыларының табигатьне саклауга керткән өлеше...

Кайбычның горурлыгы булган Бәрле буе балаларның шат авазларына күмелде бу көнне. Барысы да эш киемнәреннән, кулларында тырмалар,чүп тутыру өчен капчыклар. Район башлыгы урынбасары Рәмис абыйлары Хәялиев та аларның эше белән танышты һәм игелекле гамәлләре өчен табигатьнең яшь сакчыларына рәхмәтен җиткерде. Укытучылары да алар белән бергә эшли. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина Бәрле буена өмәгә Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында гына түгел, ә ел саен чыгулары турында әйтте.
- Әлеге мәктәптә эшли башлавыма унсигез ел инде. Шул вакыт эчендә Бәрле елгасын җыештырырга чыкмыйча калган бер генә елны да хәтерләмим. Башка елларны май урталарында ук өмәгә чыга идек, быел яз явымлы, салкын булу сәбәп­ле, бер-ике атнага соңгарак калдык. Мәктәбебез укучылары туган як табигатен саклауга зур өлеш кертә, - диде ул.
Өмәдә катнашучылар арасында көрәшче егет, унынчы класста укучы Зильмир Гашыйгуллин да бар иде.
- Без өмәдә классыбыз белән бишенче ел катнашабыз инде. Эшнең нәтиҗәсе күз алдында булгач, шатланабыз: елга буйлары чистарып, матурланып кала бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Бәрле елгасы тирәсен чистартты