Олы Кайбыч мәктәбенең хезмәт лагерендагы 25 укучы 850шәр сум акча алачак
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә лагерьның беренче сменасы эшли башлады.
Өлкән класс укучылары ял белән хезмәтне бергә бәйләп алып бара. Хезмәт лагеренда 25 укучы, нигездә башлангыч классларны үз эченә алган лагерьда 45 бала ял итә. Алар арасында күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар.
Өлкән класс укучылары мәктәп бакчасында эшли, яшелчәләргә, чәчәкләргә су сибә, кәбестә утырта. Аларга лагерьда бөтен шартлар да тудырылган. Эштән бушаган арада төрле уеннар, бәйгеләрдә катнашалар, аларны Зөя утравына, Казан шәһәренә экскурсия көтә. Хезмәт лагеренда ял итүчеләргә мәшгульлек үзәге аша 850 сум күләмендә түләү дә карала. Моның өчен үзәк белән килешү төзергә кирәк. 1-5 класс укучыларының да лагерьда көннәре күңелле һәм файдалы уза. Аларны Казандагы циркка да алып барырга җыеналар. Мәктәп пешекчеләре Алсу Гыйсмәтуллина, Роза Кәлимуллина, Надежда Егорова ял итүче балаларны көнгә өч тапкыр тәмле ризыклары белән сыйлый. Ит-сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш табыннан өзелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев