Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Олы Кайбычта Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсхетдин Ярхәмовның тууына 100 ел тулуны искә алдылар

Олы Кайбыч авылында туып-үсеп, үзеннән соң матур эшләр калдырган Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсхетдин ага Ярхәмовның рухы шаттыр: тууына инде йөз ел узып, вафатына да утыз ел вакыт үтеп китсә дә, аны әле һаман зурлап искә алалар, хәер-догаларыннан калдырмыйлар. Үзең бер тапкыр да күрмәгән кеше турында язу авыррак булса да,...

Фәсхетдин аганың Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче улы Рәшит, язмышын туган авылы белән бәйләп, инде хәзер лаеклы ялда булган Альберты һәм башка балалары, бергәләп җыелышып сөйләшәләр дә, быел 3 апрельдә әтиләренә 100 яшь тулуны аның чордашлары катнашында зурлап билгеләп үтәргә, рухына Коръән укытырга булалар. Әлеге фикерләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткерәләр һәм ул, әлбәттә инде, бу идеяне хуплый. Әлеге чара туган җирендә якты эзләр калдырып киткән Фәсхетдин ага яшәгән йортка истәлек такта куюдан башланып китте. Хәзер бу өйдә улы Илдар гаиләсе белән гомер кичерә. Башта район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин аның рухына дога укыды. Бу чарага Олы Кайбычтан гына түгел, Иске Чәчкаб, Кече Кайбыч, Кошман авылларыннан да аның белән бер елларда эшләгән хезмәт ветераннары, авыл аксакаллары, апалары килгән иде. Кыз-уллары, туганнары, оныклары да монда. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җыелышучылар алдында чыгыш ясап, болай диде:

- Кайбыч төбәгендә горурланырлык шәхесләр күп. Фәсхетдин ага әнә шундый кешеләрнең берсе. Сугыштан соңгы авыр елларда - 1953 елда кохоз рәисе булып эшли башлаган ул. 20 елга якын башта Сталин исемендәге, аннан соң "Правда" колхозын җитәкләгән. Колхозның хәле ул вакытта бер дә җиңел булмаган. Арада колхоз рәисләре рәхәттә яшәгән дип уйлаучылар да булгандыр. Әмма ул чордагы җитәкчеләргә искиткеч зур авыр йөкне тартып барырга туры килгән. Фәсхетдин ага кебек тирән эзле шәхесләребезне халкыбызга күрсәтү өчен безгә зур музей кирәк. Без бу мәсьәлә буенча да эш алып барабыз. Кайбыч барыбызның да туган ягы, без шушында канат ныгыттык һәм безгә кадәр аның үсеше өчен тырышып йөргән якташларыбызны онытырга хакыбыз юк, без аларны киләчәк буыннарга да күрсәтергә тиешбез.

Истәлек такта куелганнан соң, Галия Кайбицкая исемендәге музейга юл тоттык. Музей директоры Эльмира Сафина җырчының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, магнитофон аша җырын тыңлатты. Монда Фәсхетдин аганың эшчәнлегенә багышланган күргәзмә материаллары белән дә таныштылар. Аннан соң, искә алу чарасы кафеда табын артында узды. Анда алтмышка якын кеше чакырылган иде. Хатирәләрне сөйләп туя алмадылар! Аларның барысын да газета битләрендә язып бетерү мөмкин дә түгел. Әмма уртак фикер: Ярхәмов колхозны аякка бастыру өчен зур хезмәт куйган, кешелекле, олы йөрәкле, ярдәмчел шәхес булган. Озак еллар Кошман мәктәбендә директор булып эшләгән Мансур Шәрәфиевның фикере мондый:

- Мине 1967 елда мәктәп директоры итеп билгеләп куйдылар. Проблемаларны хәл итү өчен еш кына аңа мөрәҗәгать итә идем. Кышкы салкыннарда мәктәп суык булгач, аны үзәктән җылытуны хәл итүне сорап бардым. Укучылар кышкы каникулда вакытта котельный төзеттерде. Аның турыда бер кеше дә начар фикер әйтмәс дип уйлыйм. Гаиләсендә дә үрнәк булды. "Яхшы тәрбия - иң зур байлык", диләр бит. Бу гаилә мисалында ул ачык күренә. Әнә нинди кыз-уллар үстергән бит!

Ветеран-укытучы Ләбибә Шәмсетдинова да Фәси абыйның, ә аны халык телендә шулай дип йөрткәннәр, кеше сүзе белән эш йөртмәгәнлеген үз мисалында китерде. Мәктәп директоры аңа колхоз кырыннан салам урлыйсың икән, дигәч, нахак гаепне күтәрә алмыйча, колхоз рәисе ишеген шакый укытучы кыз. "Мин сине тотмадым, бу хакта сүз дә ишеткәнем булмады", - дип тынычландырып кайтарып җибәрә аны Фәси абыйсы. Кече Кайбыч авылы имамы Мәгъзүм ага Тимершин ул рәислек иткән заманда хуҗалыкта малларның баш саны күп булуы, 100 грамм сөт кимесә дә, җавап бирергә туры килгәнлеге, планны гел үтәп барулары турында сөйләде. Каләм абый Нигъмәтуллин өй салырга булышканлыгын искә төшерде. Килене Сәгыйрә апа да:

- Әти сүзен иң беренче аңа әйттем. Искиткеч яхшы кеше иде ул. Кеше сөйләмәде. Казанга бергә баргач, циркта да булганым юк, дигәч, ул шунда алып керде, - диде.

Ә Кошманнан Рифкать ага Сафин аны, мине кеше арасында эшләргә өйрәтте дип, алтын бәясенә торырлык зирәк кеше дип атады. Ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова Фәсхетдин аганы колхоз рәисе итеп сайлаган җыелышта катнашкан булган икән. Иске Чәчкабтан Газизулла Хәмидуллин аның элеккеге мәчетне сипләп, авылга клуб салдыруы турында сөйләде. Ә Әгерҗедән үк килгән элеккеге муниципаль район башлыгы урынбасары, хәзер дин юлында булган Котдус Сәлахиев, институтта укыганда практикага кайткан һәм Фәсхетдин ага янында икенче институт бетердем диде. Кызы Дамирә апа, уллары да хатирәләрне искә төшерде. Бу очрашуда шуны аңладым: асыл таш җирдә ятмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсхетдин Ярхәмовның тууына 100 ел тулуны искә алдылар